Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тарих дәреслеге: Татарстан галимнәре Мәскәү тәкъдименнән канәгать түгел


"Мәгариф" нәшриятендә чыккан "Татар халкы тарихы" дәреслеге. Марат Гыйбатдинов авторларның берсе. 2010 ел
"Мәгариф" нәшриятендә чыккан "Татар халкы тарихы" дәреслеге. Марат Гыйбатдинов авторларның берсе. 2010 ел

Яңа тарих дәреслеге концепциясенең өлгесе әзер. Әмма концепциягә Татарстан галимнәренең барлык тәкъдимнәре дә кермәгән. Тарих институты тагын Мәскәүгә төшеп калган тәкъдимнәрне кертүне белдергән рәсми хат җибәрде.

Тарих дәреслеген язу концепциясе тикшерелеп бетеп, 1 ноябрьгә Русия президенты Владимир Путинга тапшырылырга тиеш дип белдерелсә дә, әлеге концепцияне әзерләүчеләр куелган вакытка сыймаска ошап тора.

Булачак тарих дәреслеген тикшерүгә багышланган киңәшмәләрнең берсе сентябрь ахырына кадәр Уфада үтәргә тиеш дигән хәбәрләр булган иде. Ул билгесез сәбәпләр аркасында үтмәде һәм октябрь урталарына күчерелде. 22 октябрьдә Үзәк диния идарәсе оешуга 225 ел тулу чарасына Русия президентының килүе тарих дәреслеген тикшерүне тагын арткарак чигергән.

Русия фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге каршындагы этнологик тикшеренүләр институты җитәкчесе Айсылу Юнысова сүзләренчә, киңәшмәне 30 октябрьгә планлаштырганнар.

Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институты галимнәре һәм Татарстан мәгариф министрлыгы белгечләре тарих дәреслеге концепциясенә үз тәкъдимнәрен әзерләп Мәскәүгә җибәргән иде. Әмма бу концепцияне әзерләүче төркем Татарстан галимнәренең бер өлешен генә кабул иткән.

"Бу концепциянең соңгы яңартылган өлгесенә без керткән тәкъдимнәрнең бер өлеше кергән. Мисал өчен, Алтын Урда тарихында "иго" дигән төшенчәне алып ташларга тәкъдим иткән идек. Аның урнына алар Русия тарихының Алтын Урда чоры дип язганнар. Кайбер күренекле татар шәһесләрен, мәсьәлән, Миңнтимер Шәймиев, Муса Җәлил, Салих Сәйдәшевне керткәннәр", дип белдерде Азатлыкка Тарих институтының милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге җитәкчесе Марат Гыйбатдинов.

Аның сүзләренчә, татар тарихчылары каршы булуга карамастан, концепциянең соңгы вариантында Казан ханлыгын "яулап алу" дип түгел, ә Русиягә "кушу" дип калдырганнар. Татарстан галимнәре чын тарихны бозган бу һәм башка юлларга каршылык белдереп яңа хат әзерләгән һәм аны бу концепцияне әзерләүче төркемгә юллаган.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков
Тарихчы галим Дамир Исхаков фикеренчә, Татарстан галимнәренең бөтен тәкъдимнәренә дә Мәскәүнең колак салуы икеле. Барыбер бердәм русияле ясау сәясәте, рус тарихы тирәсендәге башка халыкларның тарихларын кечкенә генә итеп күрсәтү бу дәреслекнең нигезенә салыначак ди ул.

"Инде менә Тарих институтыннан икенче тәкъдимнәр җыелмасы Мәскәүгә китте. Без аны галимнәр һәм экспертлар белән бергә җыелып эшләдек. Безнең фикерләр билгеле бер рәвешкә килгән. Мәскәү аерым проблемнарга караган безнең тәкъдимнәрне берникадәр кабул итте, әмма тулаем алган вакытта концептуаль карашлары үзгәрмәс дип уйлыйм мин. Аларның концептуаль карашы – ул Русиядә рус телле генә россияннар милләте булдыру һәм тарих нигезенә руслар тарихын гына салу. Мәскәүдән килгән концепция өлгесенә күз салсак, болар берсе дә үзгәрмәгән.

Минемчә, алдагы дәреслек рус милләте күзлегеннән язылган тарих булачак. Анда башка халыкларның тарихлары берникадәр керер, әмма рус милләте тарихына нинди кагылышы бар шул дәрәҗәдә генә булыр ул. Татарстан бу тарихны федераль тарих итәргә дигән тәкъдим ясаган иде һәм Евразия концепциясенә таянып тарихны киңрәк яктыртырга, русларның тарихы шушы тарихның бер өлеше генә булырга тиеш дигән карашта идек без", ди Исхаков.

"Мәскәү тарихчылары белән каршылык юк"

Концепцияне әзерләүче төркемгә Русия думасы рәисе, Русия тарих җәмгыяте башлыгы Сергей Нарышкин, Русия мәгариф министры Дмитрий Ливанов, мәдәният министры Владимир Мединский җитәкчелек итә. Концепцияне алар хуплап, Путин раслагач, әлеге документ нигезендә дәреслекләр язылачак.
Гыйбатдинов сүзләренчә, тарих дәреслеген язуның башында “Просвещение” нәшрияте җитәкчесе Александр Кондаков һәм галим Александр Данилов торырга мөмкин.

Әлеге ике галим июль аенда Казанга килеп киткән иде инде. Алар Татарстан мәгариф министрлыгы вәкилләре, тарихчылар белән яңа дәреслек турында сөйләшү дә үткәрде.

Марат Гыйбатдинов
Марат Гыйбатдинов
“Алар безнең тәкъдимнәрне аңлый һәм Татарстан позициясен кабул итә. Дәреслек язу өчен төзелгән тарихи-мәдәни концепциянең авторлары билгеле түгел һәм аларның профессиональ тарих белән шөгыльләнмәгәне күренеп тора. Бу концепциядә күбрәк идеология, төрле фикерләр тупланган. Әмма дәреслек нигезенә ятарга тиеш дип белдерелгән бу документта концепция юк дип әйтеп була. Профессиональ тарихчылар аны яхшы күрә һәм шулай ук тәнкыйтьли. Безнең Татарстандагы һәм Мәскәүдәге тарихчылар белән бернинди каршылыклар да юк.

Мисал өчен, Мәскәүдән килгән хезмәттәшләрдән ишеттек, алар Казан ханлыгын яулап алуны ачык итеп "добровольное вхождение" дип әйтә алмыйбыз дип белдергән иделәр.

Дәреслектә без Русиянең хәзерге җирләрендә яшәгән бөтен халыкларның, бөтен милләтләрнең тарихы чагылырга тиеш дип саныйбыз. Русия тарихы – ул бөтен халыкларның тарихларының бер тупланмасы булырга тиеш. Монда, һичшиксез, халыкларны, милләтләрне, диннәрне беренче дәрәҗәдәге, иң әһәмиятлесе һәм әһәмиятле булмаган, агай-эне дип бүлү килешми. Дәреслектә дөреслек һәм тигезлек сакланырга тиеш.

Безнең позиция: Русия тарихы күп милләтле, күп динле дәүләт тарихы булырга тиеш. Күп миллилек һәм күп динлек бүген генә барлыкка килмәгән, ул Русиянең иң борынгы чорларыннан булган дигән фикерне яздык без үзебезнең тәкъдимебездә.

Тарих дәреслеге язганда искергән, инде үз-үзен акламаган, бүгенге фәннән ерак торган концепцияләрдән баш тарту кирәк. Монда ниндидер милләтләрне кимсетү, болар кыргый, болар күчмәннәр, алар цивилизациядән ерак халыклар, дигән фикерләр булырга тиеш түгел.

Без Русиядәге тарих белемен дөньяда барган процесслардан да аера алмыйбыз. Беренчедән, Русия тарихын дөнья тарихыннан аерып карап булмый, чөнки бөтен дөньядагы процесслар ул бердәм үзгәрешләр. Икенчедән, Русияне дөньяның цивилизацияле илләре рәтенә керергә телибез икән, без чит илләрдә үзен аклаган һәм бик яхшы тәҗрибә күрсәткән концепцияләрне кабул итәргә тиеш булабыз. Дәреслекне төзүгә килгәндә, методик яктан да, дөньядагы бүгенге фән ачышларын күз алдында торырга тиеш.

Укучы дәреслек белән генә чикләнми, интернетка да күз сала
Безнең тәкъдимгә күрә, бу тарих дәреслеген язган вакытта төрле милләтләрнең бергә яшәп, бергә көн итүләренең ассызыклануы зарур. Әмма шулай да ниндидер уңайсыз һәм күңелне авырттырып торган мәсьәләләрне дә читкә кага алмыйбыз. Шул исәптән, Казанны алу турында сөйләгәндә, бу вакыйгага Рус дәүләте күзлегеннән генә түгел, татар халкы һәм шул замандагы Казан ханлыгы халыклары, анда төрле халыклар яшәгән һәм ханлыкны үз дәүләте итеп санаган, алар күзлегеннән караганда, бу вакыйганың зур афәт икәнлеген күрсәтү кирәк. Моны кемдер дөрес дип санаган фикергә генә таянмыйча, мөмкин кадәр фикер төрлелеген күрсәтү кирәк.

Бүген балалар дәреслек белән генә чикләнми, телевизор, интернет һәм башка мәгълүмат чараларына да күз сала. Бер вакыйгага карата дистәләгән фикер табып була.

Мәгарифтәге дәүләт стандартларында балалар, бигрәк тә тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә, төрле фикерләр белән эшләргә, аларның кайсылары дөрес, кайсылары ялган икәнен аңларга өйрәнергә һәм мөстәкыйль үз фикерләрен тудырырга тиеш диелгән. Безнең балаларга бу фикер генә дөрес, бу караш кына дөрес дип әйтергә хакыбыз юк. Без балаларга вакыйгаларга караганда шундый-шундый карашлар бар, авторлары шундый дәлилләр китерә дип әйтергә тиеш. Балалар бу дәлилләрне өйрәнеп үз карашларын булдырырга тиеш. Шул очракта гына тарихыбыз объектив була ала", диде Гыйбатдинов.
XS
SM
MD
LG