Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русиядә Ислам банкын эшләп булмый"


Линар Якупов
Линар Якупов

2-3 октябрьдә Казанда Русия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең V халыкара икътисади саммиты үтәчәк. 20 сентябрьдә "Татмедиа" матбугат агентлыгында аңа багышланган матбугат очрашуы узды.

Матбугат очрашуында әйтелгәнчә, быел саммитта утыз биш ил вәкилләре катнаша. Анда Ислам хезмәтәшлеге оешмасы илләренә кермәгән ил вәкилләре дә булачак. Мисалга, катнашучы илләр арасында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Малайзия, Согуд Гарәбстаны, Катар, Нигерия, Сенегал, Европа илләре, АКШ, Мексика, Кытай һәм башкалар бар.

Саммитның төп чаралары 2-3 октябрьдә узачак. Казан саммитын оештыру комитеты рәисе Линар Якупов әйтүенчә, алар 2 октябрьдә “Русия турында миф”лар дигән темага багышланган иртәнге аштан башланып китәчәк.

“Кызганычка каршы, Русия турында сораганда иң күбе Мәскәү, Кремль, Санкт- Петербур булуын, салкын дип беләләр. Һолливуд фильмнарында нәрсә күрәләр, шулай дип уйлыйлар. Казан саммитын без эшлекле иртәнге аштан башлаячакбыз, анда бөтен ширкәт җитәкчеләре, Русия һәм башка ил оешмаларының дәрәҗәле шәхесләре катнашачак. Ул “Русия турында мифлар” дигән темага булачак. Русия турындагы мифларны бетерү өчен бик күп эшләргә кирәк. Әлбәттә, чарага килүчеләр белән башкачарак вазгыять. Әмма саммит бик зур роль уйный. Кешеләр әлеге чара аша Русия, Казан, Татарстан турында беләләр”, ди Линар Якупов.

Саммит кысаларында аерым Ислам икътисады һәм финансына багышланган конференция үтәчәк, анда Глобаль Ислам банк үзәге вәкиле дә катнаша. Русиядә бу өлкәдә кайбер банклар тарафыннан тәҗрибә тупланып килсә дә, тулы Ислам банкын эшләп булмаячак, дип сөйләде Линар Якупов.

“Ислам банкы, әгәр тулы банк турында сөйләгәндә, бүгенге көндә Русия кануннарына нигезләнеп, андый банк эшләп булмый. Ләкин бүгенге көндә кайсыбер банклар, кайсыбер инвистицион ширкәтләр ягыннан тиешле тәҗрибә җыйналып килә. Берникадәр инвистицион ислам продуктлары инде базарга чыга, аның буенча эшлиләр.

Ул чит илдән килгән катшашучылар белән генә түгел, ә безнең үзебездән чыккан егетләр, үзебезнең структуралар тәкъдим иткән продуктлар Ислам кануннарына туры килә торган, без аларның үсешләрен карап торабыз, елына 30-40% үсәләр алар. Шуңа күрә бу юнәлештә потенциал бик зур дип саныйм” диде ул.

"Смарт-Сити" нигезенә таш салыначак

Төп чаралар кысаларында Казан янында төзеләчәк “Смарт-Сити” шәһәрчеге нигезенә таш салыначак. Ул фәнни-тикшеренү, мәгариф, Татарстанның икътисад өлкәләре үсеше өчен яңа мәйдан булыр, дип көтелә. Ул халыкара “Казан” аэропортыннан 3 км ераклыкта урнашачак.

"Смарт Сити" шәһәрчеге проекты
"Смарт Сити" шәһәрчеге проекты
“Бүген дөньядагы икътисад үсеше шәһәрләр үсеше белән дә җитди бәйләнгән. Без “Смарт-Сити” проектын үстерә башладык, шулай ук “Иннополис” проекты турында әйтергә була. Ул икътисадның бөтенләй башка үсеше. Иннополис – ул IT-технологияләр үсеше өчен яңа мәйдан, ә Смарт-Сити – ул бизнес хезмәт күрсәтү, медицина, мәгариф өчен”, диде Линар Якупов.

Ислам финанс үсешенең юл харитасы күрсәтеләчәк

Саммитта Русиядәге Ислам финанс үсешенең юл харитасы да тәкъдим ителәчәк, диде Линар Якупов: “Бүгенге көнгә хәтле төгәл нәрсә эшләргә кирәк дигән шундый програм юк иде, Русиядәге Ислам финанс үсешенең юл харитасы, әлбәттә, бик кирәкле әйбер, аны Thomson Reuters ширкәте ясады, ләкин без бик актив катнаштык бу эштә.

Күптән түгел монда Казанда шушы Thomson Reuters һәм бүтән шушы өлкәдә эшли торган ширкәтләр, банклар, инвестицион ширкәтләр катнашында семинар үтте. Без шушы юл харитасын анда бик ныклап карадык, өйрәндек. Анда үзгәрешләр кертелергә тиеш саммитка хәтле һәм саммитта инде эшләнеп беткән юл харитасы күрсәтеләчәк”, дип сөйләде Линар Якупов.
XS
SM
MD
LG