Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юто Хишияма: "Азатлык" сәхифәсе татар телен өйрәнергә ярдәм итте"


Япон егете татар телен өйрәнгән
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:22 0:00

Япон егете татар телен өйрәнгән

Интернетта "Аерылмагыз" җырын тыңлап татар теленә гашыйк булган Юто Хишияма бер елда татарча сөйләшергә өйрәнгән. 20 сентябрьдә Татарстан журналистлары белән очрашкан япон егете "Туган тел" шигырен дә саф татар телендә сөйләп күрсәтте.

Юто Хишияма Япониядә туып үскән. Аңа 23 яшь. Токионың чит телләр университетының төрек теле бүлегендә белем алган. Хәзер исә шушы ук университетта аспирантурада укый.

Татар теле белән ничек кызыксынып киттең, дигән сорауга ул, "Мин интернетта татарча "Аерылмагыз" дигән җырга юлыктым һәм бу җырны тыңлагач татар телен өйрәнәсем килде", дип җаваплады.

Юта беренче елны татар телендә беркем белән дә аралашмаган.

"Япониядә татарлар аз булгач минем аралашу мөмкинлегем дә булмады. Эзләнә торгач интернеттан татар матбугатларының интернет сайтларына юлыктым. Аларны укый башладым. Шуны да әйтер идем, алар арасыннан иң яхшысы - "Азатлык" радиосының сайты. Бу сайт миңа татар телен өйрәнергә бик зур ярдәм итте. Алга таба инде интернет челтәре аша аралашырга татарча сөйләшүче дусларны да табуга ирештем. Миңа татар теленең грамматикасын өйрәнү авыр булмады, сөйләм телен өйрәнгәндә генә авырсындым. Анысы да дуслар белән аралаша башлагач җайлашты", ди ул.

Татар теле ни өчен сезне шулай кызыксындырды, ул сезгә нәрсәгә кирәк дигән сорауга Ютоның җавабы кыска булды. "Мин татарчага гашыйк, шуңа күрә татарчаны өйрәнәм", дип белдерде ул.

Юто Хишияма туган теленнән тыш инглиз, татар, төрек телләрен дә белә, башкортчаны өйрәнергә тырыша."Дүрт ел буена мин төрек телен өйрәндем. Бу телне белүем татар телен өйрәнергә дә бик зур ярдәм итте", ди ул.

Япон егете татар милли ризыкларыннан өчпочмак, чәк-чәкне үз иткән, ә иң яраткан татарча сүзе "рәхмәт" булган.

Аның Татарстанга әле беренче тапкыр гына килүе. Монда аны Япониядә танышкан яшь модель Идел Кыямов каршы алган. Идел аңа Казанның истәлекле урыннарын, Иске татар бистәсен, үзенең туган авылын күрсәтергә уйлавын әйтте.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган очрашу саф татар телендә барды. Юто Татарстан журналистлары биргән сорауларның берсен дә җавапсыз калдырмады. Очрашу ахырында ул "Туган тел" шигырен укып Татарстан каләм ияләренең аңа карата булган гаҗәпләнү һәм хөрмәтен тагын да арттырды.
XS
SM
MD
LG