Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Татар Иҗтимагый Үзәге бинасы сатылды


Казанның Карл Маркс урамындагы ТИҮ урнашкан бина җомга көнне аукционда сатылды. Биредә 1996 елдан бирле тагын берничә милли иҗтимагый оешма эшләп килде. Шәһәр башкарма комитеты бинаны сату карарын чыгарып аны аукционга куйды. Сатуга журналистлар кертелмәде.

Татар иҗтимагый үзәге һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге әлеге бинаны саттырмас өчен төрле пикет, митинглар уздырды, 14 сентябрьдә биш кеше бинаны кире кайтаруны таләп итеп сәяси ачлык игълан итте. Бина сатылу хәбәренә алар чыгып китмәячәкләрен һәм ачлыкны дәвам итәчәкләрен белдерде.
XS
SM
MD
LG