Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:08

Швейцариядә хәрби хезмәт турында референдум үтә


Швейцария халкы бүген мәҗбүри хәрби хезмәтнең кирәклеге турындагы сорау куелган референдумда катнаша. Соңгы елларда читтән куркыныч янамаган нейтралитет саклаган илгә гаскәр тоту нәрсәгә кирәк дигән сорау еш куелды.

Швейцария гаскәрендә 150 меңләп хәрби хезмәт итә. Хәрби максатларга ил бюджетының алты проценты тотыла.

Хәрби хезмәт илдә "чын ирләр тәрбиясенең" бер өлеше санала.

Социологик тикшеренүләр бүгенге референдумның хәрби хезмәтне бетерү ихтималы түбән, дип күрсәтте. 1989 һәм 2011 елларда узган мондый тавыш бирүләр дә нәтиҗәсез булган иде.

XS
SM
MD
LG