Accessibility links

Кайнар хәбәр

Найроби сәүдә үзәгендә махсус чарага Израил кушылган


Кения башкаласы Найробида сәүдә үзәгендә тотык итеп алынган кешеләрне азат итү тырышлыкларына Израилнең махсус көчләре дә кушылган, дип хәбәр ителә. Һәлак булганнарның саны 60тан артты, алар арасында Кения президентының туганнары һәм чит илләр ватандашлары да бар. Сәүдә үзәгендә балалар көне билгелән булган, һәлак булганнар арасында балалар да бар, дип хәбәр ителә. Бер меңнән артык кеше коткарылган.

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, бинада 10-15 сугышчы калган. Аларның Сомалиның "Әш-Шәбәб" төркеме сугышчылары булуы билгеле. Тотыкларның төгәл саны мәгълүм түгел.

Сугышчылар кешеләрне тотык итеп алу белән Кениянең Сомалидан гаскәрләрен чыгаруын таләп итә. Кения анда тынычлык саклау миссиясе кысаларында исламчы гыйсьянчыларга каршы чараларда катнаша.
XS
SM
MD
LG