Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рухани: Иран атом тикшеренүләре турында сөйләшергә әзер


Иран президенты Хәсән Рухани
Иран президенты Хәсән Рухани
Иран президенты Хәсән Рухани телевидениедә Гыйракның Иранга бәреп керүнең 33 еллыгын искә алып ясаган чыгышында Иранның халыкара җәмәгатьчелек белән Иранның атом тикшеренүләре турында сөйләшүләр башларга әзер булганын белдерде.

Рухани Нью-Йоркка БМОның Генераль ассамблеясы җыенына бара. Президент Көнбатыш Тәһранның атом программын халыкара кануннар кысаларында үстерү хокукы булуын аңларга тиеш, дип белдерде.

АКШ һәм тагын башка илләр Иранның атом коралын ясавын фаразлый. Иран хакимиятләре исә атом програмы бары тик тыныч максатларда алып барыла, дип кабатлап килә.
XS
SM
MD
LG