Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы театры сезонны француз әсәре белән ача


Чаллы театры сезонны француз әсәре белән ача
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:50 0:00

Чаллы театры сезонны француз әсәре белән ача

Француз драматургы Жеральд Сиблейрасның “Тирәкләр шаулый җирдә” комедиясе 2006 елда “Иң яхшы комедия” номинациясендә Лоуренс Оливье бүләгенә лаек була һәм Европада бик нык танылу ала. Чаллы театры әлеге әсәрне чыгару өчен Мәскәүдә яшәүче режиссер Туфан Имаметдиновка мөрәҗәгать иткән.

Туфан Имаметдинов 1984 елда Чаллыда туган, Гали Акыш исемендәге мәктәптә укыган. Аннан соң Русия театр сәнгате академиясен тәмамлаган. Биредә укыган елларында ук театр сәнгате өлкәсендә дәрәҗәле бәйгеләрдә катнашкан. 2012 елда Польшаның Лодзь шәһәрендә үткәрелгән “Европаның яңа классикасы” бәйгесендә лауреат исемен алган.

Туфан әфәнде шулай ук Мәскәүдәге Милләтләр театрында, Маяковский театрында берничә әсәрне сәхнәгә чыгара. Романия, Маҗарстан театрлары белән дә хезмәттәшлекне башлый. Ул бүгенге көннәрдә Чаллы татар драма театрында Европа күләмендә танылган тамашаны сәхнәләштерү белән мәшгуль. 20 сентябрьдә шушы эш барышы белән беркадәр таныштыру чарасы узды.

Беренче чиратта өлгереп кенә килүче тамашаның бик кыска гына өлеше тәкъдим ителде. Аннан соң без шушы ук сәхнәдә театр директоры Рашат Фәйзрахманов, режиссер Туфан Имаметдинов белән кыскача сөйләшеп алдык.

Равил Сабыр
Равил Сабыр
​Рашат әфәнде әйтүенчә, театр үз сезонын һәр елны октябрь аеның беренче җомгасында ачуны гадәткә керткән. Быел тмашачыга тәкъдим ителгән француз драматургы Жеральд Сиблейрасның “Тирәкләр шаулый җирдә” әсәренең драматург Равил Сабыр тарафыннан татарчага тәрҗемә ителүен дә, башка нечкәлекләр хакында да белдерде. Режиссер Туфан Имаметдинов әйтүенчә, алар бу әсәрне Равил Сабыр белән бик аз гына үзгәрткәннәр һәм татар тормышына якынайтканнар. Ул бу әсәрне аңлау һәм кабул итүе авыр булмас дип ышана.

Спектакльдә төп рольләрне Русиянең атказанган артисты Инсаф Фәхретдинов, Татарстанның халык артисты Булат Сәлахов, Татарстанның атказанган артисты Рафил Сәгъдуллин башкара.
XS
SM
MD
LG