Accessibility links

Кайнар хәбәр

РИУның Төмән бүлегенә лаеклы мөдир кирәк


Бүлек өчен сайланган бина - Нигъмәтулла хаҗи исемендәге тарихи мәчет
Бүлек өчен сайланган бина - Нигъмәтулла хаҗи исемендәге тарихи мәчет

Төмәндә РИУ филиалын ачу өчен иң беренче чиратта мөдирлеккә лаеклы кешене сайлап алырга кирәк. Четерекле мәсьәлә бу.

Төмән өлкәсе рәсмиләре узган атна Казанга барып Русия ислам университетының Төмән бүлеген ачу мәсьәләләре турында сөйләште.

Төмәндә РИУ университетының филиалын ачу идеясе күтәрелгәннән бирле филиал өчен сайланган бина - Нигъмәтулла хаҗи исемендәге тарихи мәчет комплексы тирәсендә генә дә никадәр шау-шу купты: бу бинага без лаеклырак, бу бинага без хаклырак, ул якын килмәсен аңа, теге якын килмәсен, дип кауга ясадылар. Филиал директорлыгына бүгеннән атлыгып торучылар да бар, тик бу вазифага лаеклылары югары идарә органнары ишекләрен бәреп керми, үзен тәкъдим итми.

Булачак филиал директоры вазифасына өч ел элек бик тә лаеклы кеше - Рөстәм Галимов билгеләнгән иде инде, ул милли эшләр комитетына эшкә алынып, Ислам университеты филиалы өчен мәчет комплексының җирен законлаштыру буенча һәм әзерлек юнәлешендә башка зур эш алып барды, бүген тиешле докумпентлар алынган икән - ул башкарган эшләрнең нәтиҗәсе бу.

Бүген шул документларны кулларына төшергән кешеләр тарихи мәчет комплексын үзләренең шәхси милке итебрәк хис итәләр, идарә органнары алдына үз таләпләрен куеп маташалар. Ни кызганыч, филиалны ачу мәсьәләсе озакка сузылу аркасында Рөстәм Галимовка узган елда комитеттан китәргә туры килде, чөнки, кабатлап әйтәм, ул булачак филиал директоры итеп каралган, аны әзерләү өчен алынган кандидатура иде бит.

Рөстәм Галимов
Рөстәм Галимов
Рөстәм Галимов дәүләт идарәсе профиле буенча университет тәмамлаган, Нягань шәһәре мэры урынбасары булып эшләгән елларында ул каланы күтәрүдә үзен талантлы, иҗади дәүләт хезмәткәре итеп күрсәткән, Төмәнгә чакырылып китерелгәч, Ленин районы башлыгы урынбасары булып хезмәт итеп танылган, татар милли үсеш хәрәкәтендә актив катнашкан, өлкә милли-мәдәни мохтәрияте әгъзасы буларак үзен акыллы, белемле, эшлекле, иҗади, фәлсәфи фикерли торган, кешелекле һәм сабыр кеше итеп таныткан шәхес. Аның өстенә, диндә яши Рөстәм, Ислам культурасын эзлекле рәвештә өйрәнә, рухи камиллеккә омтылу юнәлешендә туктап калмый торган иманлы, югары әхлаклы кеше, үрнәк булырлык гаилә башлыгы, балалар атасы.

Башкортстан Республикасының Октябрь шәһәрендә туып үскән, урыс мәктәбендә белем алган Рөстәм туган телебезне дә камил белә, Төмән өлкәсендә күп еллар яшәп, өлкә хәлләрен, җирле татарларның рухи халәтен дә бик яхшы белә ул. Рөстәмне белүем читтән карап кына түгел, Миңа аның белән өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәрияте әгъзалары буларак милли үсеш хәрәкәтендә булырга, "Хикмәт" дини-мәгърифәти гәзитенең баш мөхәррире буларак уртак эшләрдә катнашып, якын аралашып, татар авылларына бергәләп чыгып йөргән кеше буларак яхшы беләм. "Хикмәт" гәзитен ун ел туктап торганнан соң яңадан ачып җибәрүдә дә аның өлеше зур булды. Аның төрле катлам, төрле дәрәҗәдәге кешеләр белән сөйләшү, әңгәмә коруларына сокланып бетә алмый идем мин, аның һәр сүзендә гыйлемлелек, тирән мәгънә, һәркемгә аңлаешлы аның әйткәненнәре. Рөстәм Галимовтан да лаеклырак кеше юк Төмән җирендә РИУ филиалын җитәкләү, Себердә күптән көтелгән дини уку йортын ачуны уңышлы гамәлгә ашыру өчен.

Галимҗан хәзрәт Бикмуллин да, Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин да дөрес әйтәләр. Бер төбәктә өч диния нәзарәте хәрәкәт итүдән файдаланып, дини белемнәре җитешмәгәнлектән дә динебезне тайпылышлар юлына өстерәүче яшьләр бар бездә, шунлыктан РИУ филиалын оештырып уңышлы эшләтүне теләсә кем булдыра алмаячак.

Бибинур Сабирова
Төмән шәһәре

Азатлыкның "Халык сүзе" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG