Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиядә сайлауда Ангела Меркель фиркасе зур уңышка иреште


Германиядә узган парламент сайлавында канцлер Ангела Меркель җитәкләгән Христиан демократлар һәм Христиан социаль берлекләре блогы көтелгәннән дә яхшырак нәтиҗәгә ирешеп 42% артык тавыш алды. Бу дүрт ел элекке белән чагыштырганда 9% күбрәк.

Шулай ук экзит-пол аша тупланган мәгълүматкә караганда, парламентка ирекле демократларның кермәү ихтималы зур. Фараз чынга ашса, либералларның 1949 елдан бирле беренче тапкыр Германия парламентында вәкилләре булмаячак дигән сүз, дип хәбәр итә Азатлыкның Германиядәге хәбәрчесе.

Күптән түгел төзелгән һәм Германиянең евро акчасыннан баш тартып кире алман маркасына кайту яклы булган "Германия өчен альтернатива" фиркасенең 5% чикне үтеп парламентка керү ихтималы зур санала.

Сайлауда тавыш бирү хокукына ия 61.8 миллион алман ватандашының 72% катнашкан.
XS
SM
MD
LG