Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 08:59

Найроби сәүдә үзәгендә террорчылар тотыкларны үтерү белән яный


Кения башкаласы Найробида сәүдә үзәгендә меңнән артык кешене тотык итеп алу өчен җаваплылыкны үз өстенә алган Сомали сугышчыларының "Әш-Шәбәб" төркеме вәкиле үзәккә һөҗүм була калса андагы тотыкларны үтерү белән янады.

"Кения һәм Израил көчләре сәүдә үзәге бинасына бәреп керү омтылышын ясады, барып чыкмады. Тагын бер шундый адым ясалса исән калган тотыклар үтереләчәк", диелгән "Әш-Шәбәб" вәкиле белдерүендә.

Кения көчләренә бу чарада Израилнең террорга каршы белгечләре ярдәм итә. Кения гаскәрләре вәкиле кибеттә дистәгә якын тотык бар, дип хәбәр итте.

Дүшәмбе иртән бинада өч шартлау булды, 15 минутлап атышлар ишетелде, дип хәбәр ителә.

Хакимиятләр тотыкларның күбесе азат ителде, дип хәбәр итте. Соңыннан азат ителгәннәрнең кибетнең төрле почмакларында качып өлгергән кешеләр булуы ачыкланды. Һәлак булганнарның саны 60лап, дип исәпләнә.

XS
SM
MD
LG