Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан түрәләренең күпчелеге 23 сентябрьдә эшкә машинасыз килде


Казан мэры Илсур Метшин һәм "Метроэлектротранс" башлыгы Әсфән Галәвов (сулда, ак күлмәктә)
Казан мэры Илсур Метшин һәм "Метроэлектротранс" башлыгы Әсфән Галәвов (сулда, ак күлмәктә)

Казан да машинадан баш тарту көненә кушылды. Мэр Илсур Метшин сүзләренчә, җәмәгать транспорты – халык кәефенең күрсәткече. Галим, активист Искәндәр Ясәвиев, шәһәр түрәләре машинадан ешрак баш тартырга һәм җәмәгать транспортын яхшыртырга тиеш, дип белдерә.

Мэр Илсур Метшин 23 сентябрь көнне “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсен мәктәптәге кебек башлап җибәрде. “Кемнәр өй эшен эшләде? Кемнәр эшкә җәяү, йә булмаса җәмәгать транспортында килде?” дигән сорау куйды ул. Мэр кулларның "урман кебек" булуын көтсә дә, Казан түрәләре арасында автомобильдән баш тартуга кушылмаганнар булганлыгы да ачыкланды.

Метшин үзе эшкә метрода килгән. “Казаннар метрода бик ягымлы”, диде ул. Аның фикеренчә, шәһәр транспорты халыкның гомум кәефенең күрсәткече. Җәмәгать тарнспортында һәм җәяү йөреп “без үзебез үрнәк күрсәтергә” тиеш, шәһәрдәге җәмәгать транспортын яхшырту өчен күп эшләнде, әмма тагын да күбрәк эшлиселәр бар әле”, ди Метшин.

Дөньяда автомобильләрдән баш тарту быел 22 сентябрьгә, ял көненә туры килде. Шунлыктан Казан түрәләренең күпчелеге дүшәмбе, 23 сентябрьдә эшкә барганда бу чарага кушылганнарын күрсәтергә теләде.

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев
Казан федераль университеты галиме, активист Искәндәр Ясәвиев – Казанда бөтен кешегә дә уңай транспорт булсын, арбалы инвалидларга урамда йөрү шартлары тудырылсын өчен көрәшүче активистларның берсе. Ул түрәләрнең 23 сентябрьдә эшкә килгәндә генә булса да машинадан баш тартуларын хуплый, әмма елга бер була торган чара белән генә тукталып калмаска чакыра.

"Казан урамнарында машиналар елдан-ел күбәя, урамнар тулган, тыгыннар саны да арта. Мин түрәләрнең машинадан баш тарту чарасына кушылуларын хуплыйм. Бу эшне алар чын күңелдән, ихлас башкарды микән дигән сорау да туа.

Мин мэрны һәм шәһәр хакимиятендә эшләүчеләрне мондый гамәлгә әллә нигә бер генә кушылмаска, ә хакимиятнең машиналар паркын күпкә киметергә, түрәләрнең бер урыннан икенче урынга йөрүләрен оештыру турында яхшылап уйларга чакырам. Машинадан баш тарту халык алдында уен гына булып калмаска тиеш. Машиналарны киметеп эзлекле эш алып барырга кирәк", ди Ясәвиев.

Метшин фикеренчә исә, түрәләр машинадан тулысынча баш тарта алмый. “Күпләргә эш белән шәһәрнең төрле почмакларында булырга туры килә”, диде ул "Эшлекле дүшәмбе"дә.

Дөнья күләмендә машина һәм мотоциклдан баш тарту хәзер бер генә көнгә булса да һавадагы пычрак газларны киметү өчен эшләнә.

1994 елның октябрендә Испаниянең Толедо шәһәрендә яшәү өчен җайлы шәһәрләргә багышланган халыкара конференция вакытында шәхси машиналардан баш тарту көне үткәрергә дигән тәкъдим ясала. Башта бу тәкъдимгә Исландиянең Рейкъявик, Британиянең Бат, Франциянең Ла-Рошель шәһәрләре кушыла.

1995 елда, рәсми булмаса да, машинасыз көн кампаниясен пропагандалау өчен World Car Free Days җәмгыяте оеша. 2000 елда бу кампанияне Европа Берлеге җәелдереп җибәрә һәм шулай ук дөньядагы кайбер шәһәрләрдә дә 22 сентябрьдә машиналар һәм мотоцикллардан баш тарту көне үткәрелә башлый.

2009 елда бу чарага Казан һәм Уфа да кушылды.
XS
SM
MD
LG