Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 09:01

Әгәр исән булса, бу көннәрдә Гариф абый балалары, дуслары, милләттәшләре белән, үзенең 90 еллыгын билгеләп үтәр иде, без дә форсаттан файдаланып, аңа иң җылы сүзләребезне әйтер идек. Әмма милләт каһарманы Гариф Солтан, 70 ел буе үз халкына тугры хезмәт иткән татар зыялысы, исән чакта иленә кайта алмыйча, төрле яктан урынсызга таланып һәм каргалып, моннан ике ел элек бакыйлыкка күчте һәм мәңгегә алман илендә ятып калды. Ә аның туган авылы Җиргәндә җирләнәсе килгән иде бит.

Гариф Солтан 1923 елның 23 сентябрендә Башкортстанның Мәләвез районы, Җиргән авылында яхшы хәлле татар гаиләсендә туа. 1927 елда аларны кулак дип авылдан куалар, Нигъмәтулла абзый һәм Зәйнәп абыстай, балаларын ияртеп, авылдан-авылга, шәһәрдән шәһәргә күчеп йөрергә мәҗбүр булалар, аннан Ишембай янындагы җир куышына (землянка) барып урнашалар. Гариф Солтан Ишембай шәһәренең 3нче татар-башкорт мәктәбен тәмамлый, 1939 елда үпкә чиреннән аның әнисе үлә, соңрак, 1944 елда, шул ук авырудан әтисе дөнья куя. Гариф Солтан 1940 елда Уфа дәүләт педагогия институтының алман теле бүлегенә укырга керә, ул анда бер ел укыгач, сугыш башлана һәм 18 яшьлек татар егете фронтка озатыла. 1942 елны ул 19 яшендә алманнарга әсирлеккә төшә, анда “Идел-Урал” татар-башкорт легионына языла, әсирлектә дә милләтенең бәйсезлеген кайгырта, аның азатлыгы өчен көрәшә. Гариф Солтан калган бөтен гомерен Германиядә һәм Америкада яши, гомер буе татар халкының азатлыгы өчен көрәшә, милләткә дә бәйсез татар дәүләтен торгызуны васыять итеп үлә.

Ул 1948-1952 елларда Һамбург университетының дәүләт һәм хокук фәннәре факультетын тәмамлый, аннан Мюнхенда хокук буенча докторлык диссертациясе яклый. Бу елларда Гариф Солтан Германиядә (ФРГ) Идел-Урал азатлык хәрәкәтен оештыра, татар-башкорт милли оешмаларына нигез сала, шушы темага фәнни конференцияләр уздыра.

Гариф Солтан Азатлык радиосында

Гариф Солтан Азатлык радиосында

Гариф Солтан 1951 елда Германиядә “Америка авазы” радиосында татарча тапшырулар оештыра, аннан 1953 елда “Азатлык” радиосында аерым татар-башкорт редакциясе булдыруга ирешә. Ул 1953 елдан 1989 елга кадәр “Азатлык” радиосының татар-башкорт редакциясе белән җитәкчелек итә. Гариф Солтан татар халкының тарихы, әдәбияты, сәнгате, шәхесләре турында меңләгән татарча тапшырулар эшли, милләтнең хокукларын яклауны халыкара дәрәҗәгә күтәрүгә ирешә. Бу елларда Гариф Солтан Америка Конгрессы китапханәсенә барып, аннан меңләгән татар китабының күчермәсен алып кайта, аларны гарәп хәрефләреннән латинга күчереп төпләтә, бу әсәрләрне “Азатлык” радиосыннан укый. Бу китаплар арасында Советлар берлегендә тыелган язучы һәм галимнәр Газиз Гобәйдуллин, Гаяз Исхакый, Һади Атласи, Риза Фәхретдинов, Дәрдмәнд, Садри Максуди, Йосыф Акчура, шулай ук Тукай, Шәехзадә Бабич һәм башкаларның әсәрләре була, Совет төрмәсендә яшәгән татар халкы беренче булып аларны “Азатлык” радиосы аша, Гариф Солтан тавышы белән ишетә.

Гариф Солтан 1957-1968 елларда Америкада яши, “СССРны өйрәнү” институтында фәнни хезмәткәр булып эшли. Ул биредә беренче булып Америка татарларының җәмгыятен төзи, 1964 елда Америкада беренче тапкыр татар мәдәнияте көннәрен уздыруга ирешә. Гариф Солтан, хокук белгече буларак, дөньяның күп илләрендә уздырылган фәнни конференцияләрдә, сәяси җыеннарда катнаша, татар халкының, мөселманнарның хокукларын яклап чыгышлар, докладлар ясый, Советлар берлегендә төрки-мөселман халыкларының хәле турында белешмәләр әзерли. Гариф Солтан – татар мәсьәләсен аның үз арасында гына түгел, ә инглиз һәм алман телләрендә халыкара конференцияләрдә яктырта алган, бу проблемаларны иң югары мөнбәрләрдә күтәрә алган беренче профессиональ милли сәясәтче, хокук яклаучы, дип әйтергә мөмкин. Аның 1954 елда Мюнхенда, Советлар берлеге тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү институтының IV конференциясендә ясаган доклады, 1956 елда Хаҗ кылганнан соң Мәккәдә уздырылган конференциядә Советлар берлегендә мөселманнарның хокуклары бозылу турында доклады, 1962 елда Каһирәдә, Азия һәм Африка язучыларының II форумында ясаган чыгышы, 1962 елда Багдадта, Бөтендөнья мөселманнарының V конгрессында ясаган докладлары үзе тарих итеп сөйләрлек. Эш шуңа барып җитә ки, Гариф Солтанның Советлар берлегендә төрки-мөселман халыкларының чын хәлен ачып салган бу чыгышларыннан соң, Хрущев хакимияте бу илләргә карата протест ноталары белән чыгарга мәҗбүр була.

Гариф Солтан 1965 елның 12 маенда, тарихта беренче татар кешесе буларак, Америка Кушма Штатлар Конгрессында чыгыш ясый, ул Советлар берлегендә ислам диненә каршы алып барылган гамәлләрне һәм урыс булмаган халыкларның хокуклары бозылу фактларын тәнкыйтьли, аны анда “Америка ислам ассоциациясе президенты” дип тәкъдим итәләр. “Совет кануннары мөфтиләрне, имам һәм муллаларны совет дәүләтенең исламга каршы алып барган сәясәтен тәнкыйтьләгән белдерүләр ясаудан яки сөйләүдән тыя, – дип чыгыш ясый Гариф Солтан. – Аларның бурычларына бары тик дини йолалар үткәрү һәм хөкүмәт алып барган сәясәтне берсүзсез яклау гына керә. Советлар Берлегендә исламны халыкара эшләрдә сәяси корал итеп файдаланалар, аның дәлилләре күп... Совет хөкүмәте илдәге мөселман халкын калган мөселман дөньясыннан рухи һәм мәдәни яктан аерып алырга һәм яшьләрне исламнан читләштерергә тели. Шуның өчен ул гарәп хәрефләрен башта латинга, аннан кириллга алыштырды. Моңа кадәр мөселманнар мең ел буе исламның изге китабы Коръән язылган гарәп әлифбасын кулланалар иде. Бу мәдәни геноцидның коточкыч мисалы булып тора.”

Татар эмиграциясенең, Гариф Солтан кебек милли лидерларның системалы эшләве нәтиҗәсендә Америка Конгрессында “Әсир төшкән милләтләр атналыгы” дип аталган канун кабул ителә һәм анда Идел-Урал халыкларының да хокуклары якланачагы әйтелә. Шушы чыгышлары һәм дөнья буйлап татар-башкорт халкының хокукларын яклап йөргәне өчен, профессор Гариф Солтан Советлар берлегендә тыелган кешегә әйләнә, милләтен яклаган өчен, бу илнең “төп дошманы” булып санала, аңа илгә кайту юллары ябыла. Ул арада органнар аны Муса Җәлил белән бәйләп тә каралтып куялар, бер татарны икенчесе белән чәкәштерәләр, милләттә Гариф Солтанга карата тискәре фикер уяту өчен барысын да эшлиләр. Югыйсә, аны Муса Җәлил белән Германиядә “Идел-Урал” легионында бергә эшләү, татар кешесе буларак, берничә очрашу гына бәйли. Шушы юк нәрсәләрне сәбәп итеп, Гариф Солтан ярты гасыр буе матбугат битләрендә махсус таланды, исеме каралтылды, соңгы елларда бу һөҗүмнәр тагы да көчәеп китте. Татар халкына ярты гасырдан артык җанын-тәнен биреп хезмәт иткән милләт улы – Гариф Солтан бүгенгесе көндә хәтта Татар энциклопедиясенә дә аерым шәхес буларак кертелмәгән, аның хезмәтләре Татарстанда басылып чыкмаган һәм лаеклы бәясен алмаган.

Гариф Солтан Азатлык хезмәткәрләре белән

Гариф Солтан Азатлык хезмәткәрләре белән

Аның каравы Гариф Солтанның фәнни, сәяси хезмәтләре Германия, Төркия, Америкада аерым җыентыкларда дөнья күрә, “Азатлык” радиосы архивында ул әзерләгән дистә меңләп татарча-башкортча тапшырулар саклана. Бу тапшырулар белән Гариф Солтан татар халкының милли үзаңын уяту өчен ярты гасыр буе титаник хезмәт башкарды, милләтне үз азатлыгы өчен көрәшкә әзерләде. Әгәр узган гасырның 80нче еллар азагында татар халкы үзенең бәйсезлеге өчен шулай күтәрелә алган икән, монда, һичшиксез, азатлык авазы Гариф Солтанның да өлеше әйтеп бетергесез зур. Ул үзеннән соң дистәләгән шәкерт калдырды, милләтнең танылган шәхесләре Гали Акыш, Шиһап Нигъмәти, Әнвәр Галим, Гаяз Хәкимоглы, Хәйретдин Көләчйөз, Фәрит Иделле-Аги, Надир Дәүләт, Фәридә Хәмит, Рокыя Вафалы, Хәлимә Шахмай, Сабирҗан Бәдретдин, Ильяс Абдулла һәм күп татар хәбәрчеләре заманында аның кул астында эшлиләр.

​Гариф Солтан Германиядә яхшы гаилә кора, фин-татар кызы Мәдинә ханым белән ике бала тәрбияләп үстерәләр, хәзер уллары Фәрит - Америкада, кызлары Кәримә Германиядә фән-бизнес өлкәсендә билгеле кешеләр. Гариф Солтан 2011 елның 18 ноябрь көнне Германиянең Мюнхен шәһәрендә хатыны Мәдинә апа янәшәсендә җиргә тапшырылды.

Гариф Солтан үзеннән соң әле өйрәнелмәгән тау кадәр архивын калдырды. Гариф Солтанны, чын мәгънәсендә, татарның беренче халыкара дәрәҗәдәге хокук яклаучысы дип әйтергә була. Татар, башкорт, алман, инглиз, рус телләрендә камил сөйләшкән, профессор дәрәҗәсенә ирешкән хокук фәннәре докторы Гариф Солтан, эмиграция шартларында да милләте өчен иң югары дәрәҗәдә көрәшә алган зыялы кеше иде.

Ул татар халкының бәйсез буласына, үз дәүләтен торгызасына ышанып яшәде, гомер буе шуның өчен көрәште, милләткә дә шуны васыять итеп калдырды.

Ул 70 ел буе туган җирләреннән читтә яшәргә мәҗбүр булды, әмма милләт өчен туган җирдә яшәгәннәрдән дә күбрәк эшләде.

Әле аның мирасы өйрәнелмәгән, халыкка кайтарылмаган, бу эшне без – аның варислары башкарырбыз, иншаллаһ!

Ул 70 ел буе милләт турында сөйләде, милләт өчен янды, милләт өчен кыйналды, әмма милләтеннән җылы сүз ишетмичә китте.

Бу урында Гариф Солтаның авылдашы, күршесе, фикердәше Дәрдмәнднең шигырь юлларын язып үтәсе килә:

Гәрчә мин дә бар саналдым,
Ил катар сан алмадым;
Илдә йөрдем, хазлар алдым,
Уйласам – сан алмадым.

Янды Мәҗнүн, янды Фәрһад, -
Бер янып ат алдылар.
Мин, гариб, мең кат янып та,
Яндыга саналмадым...

Әйттеләр, кем, бер бәхетсез,
Илгә гашыйксың, фәкыйрь.
Бер кызардым, бер бузардым...
Ни таныйм – таналмадым.

Ни таныйм?.. Таналмадым!
Биэре милләт, маэи зәмзәм
Күзләдем еллар буе.
Җитте дәфнем вакыты,
Кәфнем бүзләрен маналмадым!...

Вәйля!..
Дәри-и-гъ!
Бүзләрем мана алмадым!...


Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, Милли Мәҗлес оешмасы җитәкчесе

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG