Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:40

Башкортстанның яңа парламентында комитетлар саны артачак


Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайны оештыру комитеты утырышында комитет рәисе Константин Толкачев элекке парламентта эшләгән комитетларның юнәлешен төгәлләштерү һәм аларның санын арттыруны тәкъдим итте.

Дәүләт төзелеше комитеты моннан соң дәүләт төзелешеннән тыш хокук саклау һәм мәхкәмәләр эшен дә багачак.

Җирле үзидарә һәм иҗтимагый оешмалар комитетына өстәмә мәгълүмат чаралары өлкәсе дә йөкләнә.

Бюджет һәм финанслар комитеты эшенә салым, инвестицияләр һәм территориаль үсеш өлкәсе дә өстәлә.

Социаль өлкә, ветераннар тормышына кагылган кануннарны язу сәламәтлек саклау комитетына йөкләнә.

Яңа төзеләчәк комитет торак сәясәте һәм инфраструктура үсешен багачак. Элек бу өлкәләргә кагылган кануннар сәнәгать, транспорт һәм төзелеш комитетында әзерләнә иде.

Парламентның беренче пленар утырышы 3 октябрьгә билгеләнгән.

Башкортстан корылтае тарихында беренче тапкыр бу канун чыгару җыенында алты фиркадән вәкилләр булачак.

XS
SM
MD
LG