Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:58

Быелгы уку елы башында Чаллы хакиме Васыйл Шәйхразиев укучыларның җәмәгать эшчәнлеген җанландырып җибәрү максатыннан мәктәпләрдә идарә шурасын булдыру тәкъдиме белән чыкты.

Чаллы хакиме Васыйл Шәйхразиев әйтүенчә, "мәктәпләрдә президентлар, үзидарә, комитетлар эшли. Ләкин алар үз казаннарында гына кайный. Ә менә анда хакимият вертикале юк". Аның проекты буенча укучылар иҗтимагый-сәяси юнәлештә, Чаллы шәһәр шурасында, Татарстан дәүләт шурасында, Русия дәүләт думасында, башка җәмәгать эшләрендә катнашуга тәҗрибә туплый торырга тиешләр. Нәкъ менә шул максаттан мәктәпләрдә һәр сыйныфтан депутатлар сайланды, идарә шуралары булдырылды. Әлеге чаралар 14 сентябрьдә, шура рәисен сайлау барлык мәктәпләрдә дә 23ендә үтте.

Беренче карашка укучыларны да сайлау уеннарына тартып кертә башладылар кебек. Татарстандагы халыкның 50% чамасы татарлар булса, шуның кадәр үк урыслар һәм башка милләт вәкилләре яши. Чаллы каласында һәм аның мәктәпләрендә дә шундыйрак күренеш.

Александр Ященко

Александр Ященко

Укучылар арасында булган спикер сайлауларында, ягъни ректорат, яшь сайлаучылар кемнәргә өстенлек биргән? Без шушы күренешне ачыклау өчен Чаллының 18нче лицеенда булдык. Биредә параллель рәвештә балалар татар һәм урыс сыйныфларында белем ала. Урыс һәм татар балаларының да саннары тигез, диярлек. Мәктәп шурасы рәисен сайлау барышында Александр Ященко җиңеп чыккан. Икенче урында - татар егете Альберт Родионов.

Сайлау узганнан соң без шушы лицейда булдык һәм аның ничек үтүе хакында кызыксындык. Сайлау комиссиясе рәисе, 11нче сыйныф укучысы Алинә Гыйлмиева сүзләренчә, бу чарада бернинди дә тәртип бозулар булмаган. Лицей директоры Наил Гайнуллин фикерләрен белештек.

Наил әфәнде, әлеге сайлаулар уен кебегрәк кабул ителдеме, мәктәп җитәкчелеге өчен “баш авыртуы” булмадымы?

Мәктәп мөдире Наил Гайнуллин

Мәктәп мөдире Наил Гайнуллин

– Мин сайлауны уен гына димәс идем. Балалар моңа бик җитди карадылар. 14 сентябрьдә мәктәп шурасы сайланды. Шурага рәислеккә 6 кеше үз намзәтен тәкъдим итте. Алар укучылар арасында чыгыш ясады, сорауларга җавап бирде, програмнарын җиткерде. Намзәтләргә кулдан килмәстәй эшләрне програмга кертмәүне сорадык. Менә бүген ахыргы сайлау узды. 311 баланың 165-е Александр Ященкога тавыш бирде. Аның програмында укуны биш көнлек кенә итү түгел, кызлар өчен аерым чишенү бүлмәсе булдыру, башка тәкъдиме дә бар иде. Ул бүлмәне без булдырган идек инде, ул бу хакта белми дә иде, ләкин ачмаган идек әле. Хәзер спикер әйткәч, ачып та куябыз.

Халык зур сайлауларга бүгенге хакимияткә каршылык йөзенән күпләп бармый башлады. Укучылар арасында “демократия” дип, катнашмаучылар булмадымы?

Кием тапшыру урыны

Кием тапшыру урыны

– Андый күренеш күзәтелмәде. Барысы ихластан катнашты. Бүген сайлауда катнашканнарның кайберләренә 17-18 яшь. Алар киләсе елдагы зур сайлауларда катнашачак та инде. Бу тавыш бирүдә 5-6нчы сыйныф укучылары да катнашты. Әлегә аларның тавышларын исәпкә алмадык, алар сайлауның нәрсә икәнен төшенергә тиешләр иде. Алдагы елда сайлау була икән, бу балалар үз әти-әниләрен шуңа барырга өндәячәк. Ә ата-ана баласы сүзләренә колак сала.

Шулай итеп, мәктәптәге сайлауларда “җирле шуралар” рәисләре билгеле булды. Хәзер алар берләшеп, корылтайга әзерләнә. 27 сентябрьдә узачак әлеге җыенда мәктәпләрдә сайланган депутатлар һәм рәисләр шәһәр мәктәпләре шурасы рәисен күрсәтәчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG