Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галимнәр яңа канунга ризасызлык белдереп Федерация шурасына җыелды


Федерация шурасында Русия фәннәр академиясендә реформалар турындагы канун хупланды. Федерация шурасы бинасы каршына бүген канунга ризасызлык белдереп йөзләгән галим һәм фән эшлекләре җыелды. Чара хакимиятләр белән килештерелмәгән иде.

Галимнәр яңа канунның Русиядә фән үсешенә зыяны зур булачак, дип саный. Фәннәр академиясе институтлары эше хөкүмәткә буйсынган махсус төзеләчәк идарә контроленә күчәчәк.

Яшь галимнәр төркеме бу канунны имзаламауны сорап Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итте.
XS
SM
MD
LG