Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар конгрессы Русиянең телләр канунына тәнкыйть белдерә


Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бинасы
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бинасы

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының бюро утырышында кабул ителгән белдерүдә “Русия халыклары телләре турындагы канун”га кертеләчәк үзгәрешләр Русия конституциясенә каршы килүе әйтелә. Башкортстанда хәл тагын да катлаулырак.

24 сентябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының бюро утырышында берничә мәсьәлә каралды. Шуларның берсе Русиядә алып барылган тел сәясәтенә кагылышлы мәсьәлә, аерым алганда “Русия халыклары телләре турындагы канунга” үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү һәм бу уңайдан башкарма комитетның белдерүе кабул ителгән. Бюро әгъзасы, галим Дамир Исхаков Азатлыкка әйтүенчә, аның төп эчтәлегендә әлеге канунның Русия конституциясенә туры килмәве турында сүзләр әйтелгән.

“Яңа кабул ителгән канунга өстәмәләр нигезендә хәзер урыс телен дәүләт теле буларак кына түгел, ә урысларның туган теле буларак та укыту каралган. Хәл шул килеш калса бу урыс телен күбрәк укуга китерәчәк. Ягъни урыс теле төбәкләрдә, республикаларда беренчедән дәүләт теле, ә икенчедән урысларның туган телләре буларак та укытылырга тиеш булачак. Моны бары республиканың икенче - җирле халыкның телен, безнең шартларда татар телен укытуны кыскарту юлы белән генә ирешеп була. Шуны ассызыклап без моның конституцион түгеллеген исбатлаган һәм шуңа басым ясаган белдерү кабул иттек”, ди ул.

Бюро әгъзалары утырышы
Бюро әгъзалары утырышы
Хәзер бюро утырышында яңгыраган фикерләр Русия төбәкләрендәге татар оешмаларына җибәреләчәк. Алар шулай ук үз исеменнән Русия президентына һәм Думага хатлар юллаячаклар.

Исхаков фикеренчә, Мәскәүдә бу белдерүгә игътибар итмичә булдыра алмаслар, чөнки бу канунның төп кимчелеге - ул Русия конституциясенә каршы чыгуы.

“Конституциядә дәүләт телләре тигез дәрәҗәдә укытылырга тиеш дигән сүзләр бар. Татарстан бу мәсьәләдә Русия конституция мәхкәмәсе аша үтте һәм бездә ике телне тигез дәрәҗәдә укыту конституциягә туры килә дигән карар чыгарылды. Хәзер инде без конституцион нормаларны бозарга тиеш булачакбыз, чөнки телләр тигез укытылмаячак”, ди ул.

Күп очракта милли белем бирү мәсьәләсенә килгәндә Башкортстан да федераль үзәккә үз тәкъдимнәрен җибәрә иде. Әмма телләр турындагы канунга килгәндә бу икеле, чөнки анда хәл катлаулырак.

“Анда төп телләр өчәү булгач башкорт телен укыту элек тә катлаулы иде, хәзер тагын да катлаулырак булачак. Аннары Башкортстанның хәзерге президенты Рөстәм Хәмитовның башкорт телен укытканда ата-аналарның фикерләрен искә алырга тиешбез дигән сүзләре дә әйтелде. Шуңа күрә монда Башкортстаннан Татарстандагы кебек үк документ китмәс дип уйлыйм. Тагын шунысы бар, Татарстанның сәяси җитәкчеләре хәзергә Татарстан парламенты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән бер фикердә торалар дип уйлыйм. Безнең арада аермалыклар юк, ә Башкортстанда бу бар”, ди Исхаков.

Ул Татарстандагы урыс милләтчеләре шушындый канун кабул итү өчен Мәскәүдән алдан ук кычкырттылар дип саный.

“Бу шуңа хәзерлек эше генә иде. Әмма минем күзәтүләремчә Татарстан шартларында ул линияне яклаучылар күп түгел. Урысларның күпчелеге телләрне тигез укыту яклы булырлар дип уйлыйм”, ди Исхаков.

Узган атнада Татарстан дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетында да "Русия халыкларының теләре турындагы канунга" үзгәрешләр бертавыштан кире кагылды. Әлеге комитет җитәкчесе Разил Вәлиев сүзләренчә, бу үзгәрешләр Русия конституциясенә һәм моңа кадәр эшләп килгән каннуннарга каршы килә, аны әзерләүчеләр милли телләрне куллану даирәсен киметү максаты куйган.
XS
SM
MD
LG