Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:42

Удмуртиянең "Авис канту" академик хор капелласында җырлаган Рәшит Бигашевка республиканың халык артисты исеме бирелде.

Милләттәшләребез арасында җырга-моңга һәвәс шәхесләр саны байтак. Алар татар коллективларында да, республикада танылган башка оркестрлар составында да үзләрен күрсәтә алды. Удмуртиядә дан казанган «Авис канту» исемле академик хор капелласында инде икенче дистә ел Рәшит Бигашев җырлый. Аңа күптән түгел Удмуртиянең халык артисты исеме бирелде.

Рәшит Бигашев мәктәп елларында ук җырлый, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, баянда уйнарга өйрәнә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң музыка училищесының баян классына укырга керә. Егетнең матур тавышын ишетеп, укытучылар аны вокал бүлегенә дә чакыралар. Әмма ул училищедан соң заводка эшкә урнаша.

“Авыр еллар иде. Гаилә барлыкка килде. Шуңа заводта эшләргә туры килде. Әмма үзешчән сәнгатьтә катнаштым. Конкурслар булды. Анда беренче урыннар алдым”, дип сөйләде Рәшит Бигашев.

Берничә кеше Рәшиткә "синең урының заводта түгел, син сәхнә кешесе, җырларга тиеш" дип әйтә. Белгечләр тәкъдиме нәтиҗәсен дә бирә. Ул Удмуртия дәүләт телерадиокомпаниясенең хор коллективына килә. Дөрес, башта Рәшит Бигашев республиканың опера һәм балет театрына мөрәҗәгать итә. Анда аңа тавышың матур, әмма бездә спектакльләрдә уйнарга да кирәк дип, аны хор коллективына юллыйлар.

Рәшит Бигашев хор коллективында өйрәнгән рус, чит ил композиторлары әсәрләре белән генә чикләнми. Татар көйләрен башкару нияте белән татар халык җырларын, композиторлар әсәрләрен өйрәнә башлый. Хор капелласы җитәкчесе Анатолий Щербаков (ул Казанда белем алган) егетнең омтылышын хуплап, аның белән өстәмә дәресләр уздыра.

“Анатолий Щербаков мине җырлаганда дөрес тын алырга өйрәтте. Миңа җырлар башкарырга җиңел булып китте. Кассеталардан тыңлап, җырлар өйрәндем”, дип сөйләде Рәшит.

Яраткан җырчыларының берсе Таһир Якупов башкарган “Олы юлның тузаны” җыры Рәшит Бигашевның үзлегеннән узләштергән беренче татар көе булса, соңрак “Шатлык” ансамбле җитәкчесе Фәния Гадальшина белән танышып, коллективка йөри башлый. Монда инде күп кенә танылган композиторларыбыз әсәрләрен, халкыбыз җырларын өйрәнеп сәхнәдән башкара. Җирле авторлар Рәиф Баһаветдинов, шагыйрь Ибраһим Биектаулы белән таныша.

Туксанынчы еллар азагында Ижауда “Мирас” исемле татар ансамбле булдыру турында да күп сөйләшүләр булды. Рәшит Бигашев сөенеп ул коллективка килә. Көндез хорда рус җырларын башкарса, кичләрен күңеленә якын татар көйләрен җырлап хозурлана ул.

“Мирасның” таркалуы белән хәзер дә килешә алмый. Җитәкчебезгә оештыру сәләте җитмәде дигән фикердә җырчы.

Баянда уйнап, синтезаторда да көйләр яздырып, компьютерда аларны эшкәртеп, яңа җырлар өйрәнү инде Рәшит Бигашевның тормыш рәвешенә әверелә. Дөрес, җырларны башкару өчен аларның ноталары кирәк. Күп очракта ул җырларны тыңлап, ноталарын язып алып, баянда уйнап, җырларны өйрәнә.

Рәшит Бигашевның хыялы - зур оркестр белән татар җырларын башкару. Әмма әлегә бу хыялы тормышка ашмаган. Ул башкарган җырларның ноталары да, оркестрга уйнау өчен партитура да юк икән.

Өйдә көн дә җырларны кабатларга, яңаларын өйрәнергә кирәк. Тормыш иптәше Илгизә белән алар бергәләп тә җырларга вакыт таба. “Миңа күбрәк Рәшитнең җырлавын тыңларга туры килә. Бик ошый җырлавы. Көн дә өйдә концерт”, дип уртаклашты Рәшитнең тормыш иптәше Илгизә.

Җырчы Удмуртиянең халык артисты исеме бирелүе уңаеннан үзенең иҗат кичәсенә әзерләнә.

XS
SM
MD
LG