Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:51

Казан белән Франкфурт арасында янә туры һава бәйләнеше ачыла


"Татарстан" һава юллары очкычы

"Татарстан" һава юллары очкычы

Казан һава аланы очышлар географиясен киңәйтергә тора - кышкы җәдвәлдә Франкфурт, Женева кебек шәһәрләргә туры очышлар булачак. Прагага да өстәмә очыш кертелә.

Татарстан башкаласыннан Европадагы иң зур һава мәйданнарыннан булган Франкфуртка яңадан туры очып барып булачак. Шушы яңа бәйләнешне "Татарстан" һава юллары ачырга җыена. Декабрь-январь айларыннан әлеге ширкәт Франкфурттан тыш Швейцариянең Женева шәһәренә дә очышлар башлауны планлаштыра. Русиядә очышлар тәртибен көйләүче "Росавиация" оешмасы моңа инде үз рөхсәтен бирде.

Моңардан тыш 30 октябрьдән Чехия башкаласы Прагага да өстәмә рейс кертелә. Ул чәршәмбе көннәрендә булачак. Әлегә "Татарстан" һава юллары Прагага шимбә көннәрендә генә оча иде. "Татарстан" һава юллары чехларның České aerolinie/ČSA ширкәте белән очыш кодларын уртаклашу килешүен дә төзеде.

Франкфурт белән Казан арасында 1997 елдан бирле Германиянең "Lufthansa" ширкәте очып торды, әмма шушы елның март азагында ул Татарстан башкаласына очышларын туктатты. Моның сәбәбен германнар ягулык бәяләренең, очкычларны карауга киткән чыгымнарның һәм һава аланындагы төрле түләүләрнең артуы белән аңлатты.

Бүгенге көндә Казан һава аланыннан Истанбул, Прага, Дубай, Шарҗә, Барселона, Мүнһен, Алматы, Баку, Ташкент, Бишкәк кебек шәһәрләргә туры очышлар ясала.

XS
SM
MD
LG