Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:05

Мәктәпләрдә татар һәм рус телләрен тигез күләмдә укытуга каршы ата-аналар, активистлар федераль канун үтәлми дип, урам җыеннары, мәхкәмә белән яный.

Быел сентябрь башыннан ук, җирле мәгълүмат чараларында ата-аналарның ачулы белдерүләре күренә башлады. Татар теле мәктәптә рус теленә караганда күбрәк укытыла дип лаф оручылар, Русиянең яңартылган мәгариф кануны һәм яңа уку стандартлары ярдәмендә татар теленән котылып булачак дип ышанган күрәсең.

Татар теле киметелмәгән

Яңа кертелгән мәгариф стандартларында татар теле математика кебек мәҗбүри укытыла торган фәннәр исемлегенә кертелмәгән. Туган телне өйрәнү вариатив, ягъни үзгәртелергә мөмкин фәннәр арасына кергән һәм аларны мәктәпкә, ата-аналар белән бергә сайларга мөмкинлек бирелгән.

Шуңа да инде ата-аналар, хәлләрнең үзгәрүенә, ягъни татар теленең кимүенә өметләнгән. Әмма чынбарлыкта, уку планнары төзелгәч, балалар укый башлагач, бернәрсәнең дә үзгәрмәве ачыклаганган.

Татар теле элекке күләмдә укытыла. Алай гына да түгел, рус теленә бирелгән сәгатьләр саны кимегән. Чөнки уку стандартларның мәҗбүри өлешендә, рус теленә атнасына өч кенә сәгать каралган икән.

Яңадан ачулы хатлар языла башлады

Соңгы елларда татар телен көчләп укыталар, рус теленә сәгатьләр аз бирелә дип бөтен Русия күләмендә кампания алып барган активистлар яңадан эшкә кереште.

Бу көннәрдә Казанда бушлай таратылга торган “Ва-банкъ” исемле җирле реклам газетында бер ананың хаты басылды. Анда: “минем өченче сыйныфка укырга кергән баламның уку планына татар теле атнасына биш дәрес куелган, ә рус теле өч кенә", дип зарланган ул.

Татарстанның мәгариф министры Энгел Фәттахов

Татарстанның мәгариф министры Энгел Фәттахов

Исемен, мәктәп номерын әйтергә теләмәгән бу ана, татар теленә каршы чыгучы бик күп активистлар кебек, татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрен бергә кушып саный, ә рус теленә килгәндә, әдәбиятын аерып карый ахрысы. Чөнки элек тә, каршы чыгучылар шушы "биш сәгать" аргументын киң кулланды.

Ананың зарын бастырган реклам газеты мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать итеп, аңлатмалар сораган. Аннан килгән җавапка караганда, министр мәктәп номерын хәбәр итәргә һәм комиссия җибәреп тикшертергә вәгъдә иткән. Шул ук вакытта ул мәктәпнең хәзер үзенең сайлау хокукы булуын әйтә һәм бәлкем өстәмә дәресләр телне тирәнтен өйрәнер өчен кирәк булуын фаразлый.

Активистлар яңадан урамга чыгу белән яный

Шушы арада “Татарстанда рус теле” дигән ата-аналар берләшмәсе җитәкчесе Екатерина Беляева провокатив язмалар белән танылган “Регнум” агентлыгы аша рәнҗүен белдерде.

Екатерина Беляевага аның улы укыган Казанның Вахитов районындагы 41нче мәктәптә ата-аналар тырышлыгы белән кертелгән өстәмә дүртенче рус теле дәресенең бетерелүен, өч дәрес кенә калуын әйткәннәр.

Моңа каршылык белдерергә теләп Беляева мәктәп җитәкчесенә йөгергән, аңлатмалар таләп иткән. Уку йорты башлыгы, вариатив планда мәктәпкә бирелгән өстәмә бер сәгатьне рус теленә түгел, диннәр тарихына бирәчәген белдергән.

Екатерина Беляева

Екатерина Беляева

​Беляеваның әйтүенә караганда, озак бәхәсләшкәннән соң, яклар ата-аналардан имзалар җыеп, югарырак мәгариф оешмалары алдында өстәмә бер сәгатьне фәкать рус теленә генә бирү мәсьәләсен бирергә килешкән. Әмма төрле сәбәпләр аркасында, Беляева ата-аналардан тиешле күләмдә имзалар җыя алмаган. Шуннан соң ул мәктәп җитәкчесен уку планын үзгәртә дип буш вәгъдәләр бирүдә, гомум алганда федераль канунны үтәмәүдә гаепли. Аның белән генә чикләнмичә ул, “яңадан урам җыеннарына чыгаргамы әллә” дигән сорау куя, Русия президентына бару белән яный.

Рус мәдәнияте җәмгыяте җитәкчесе Михаил Щеглов та шул ук реклам газетына бәя биргәндә шул рәвешле “җирле хакимиятләр, милли этнократия федераль канунны үтәми, саботаж ясый” дип белдерә.

Рус милләтчеләре мәгълүматларны туплап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итү белән яный.

Элегрәк Рус мәдәнияте җәмгыяте, татар телен укыту мәсьәләсенә тагы да зуррак яңгыраш бирергә теләп, ачык хат белән чыккан иде. Алар Русия президенты Владимир Путинга федераль хакимиятнең вице-премьеры Игорь Шувалов өстеннән шикаять язды.

Рус милләтчеләренең рәсми интернет сәхифәсендә язылганча, Шуваловның Татарстанда ясаган белдерүе аларның ачуын китергән. Ул сентябрь башында “республикада яшәүче һәркем, милләтенә карамый татарча белергә тиеш” дип белдергән булган.

Моны рус милләтчеләре Конституция һәм башка кануннары бозу дип санап, Владимир Путиннан Игорь Шуваловны эштән алуны таләп иткән иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG