Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:12

TürkVizyon җыр бәйгесендә Татарстан да катнаша


21-23 декабрь көннәрендә Төркиянең Искешәһәрендә төрки дөньяның TürkVizyon җыр бәйгесе узачак. 20 төрки ил җырчысы арасында Татарстан вәкиле дә булачак.

20 сентябрьдә Төркиянең Искешәһәр шәһәрендә 20 төрки илнең телевидение җитәкчеләре бу бәйге темасында очрашып үзара килешү имзалаган. Әлеге килешү нигезендә моннан ары һәр ел бер төрки илдә TürkVizyon исемле җыр бәйгесе уздыру карарлаштырылган. "Төрки дөнья үз тавышын сайлый" дигән шигарь астында узачак бәйгенең беренчесе быел декабрьдә Төркиянең Искешәһәр шәһәрендә уздырылачак, ә икенчесе 2014 елда Татарстан башкаласы Казанда оештырылачак.

Төрки дөнья илләре телеканаллары җитәкчеләре катнашкан беренче оештыру җыенында Татарстанны Казанда эшләп килүче "Мәйдан" телеканалы вәкиллек иткән. Шулай ук Башкортостаннан "Курай" телевидениесе һәм Мәскәүдә эшләүче "ТМВ" телеканалы җитәкчеләре дә әлеге очрашуда урын алган.

Шушы очрашуда катнашкан "Мәйдан" телеканалы баш режиссеры Эдуард Үтәгәнов сүзләренчә, төрки илләр җырчылары арасында мондый җыр бәйгесен уздыруда төп максат - туган телне саклаудан гыйбәрәт.

"Бигрәк тә кечкенә халыкларга туган телне саклап калу бик авыр. Туган телне онытып бару бер татарларга гына хас түгел. Бу проблем шулай ук казакъларга да, кыргызларга да кагыла.

Моның белән беррәттән бу бәйгенең икенче бер максаты исә - төрки дөньяны җыр аша берләштерүгә юнәлгән. Безнең арада, бигрәк тә мәдәният өлкәсендә чикләр булмаска тиеш. Без үзара аралашырга тиеш. Чөнки төрки халыкларның теле дә, тамырлары да бер", ди ул.

Әлеге җыр бәйгесендә Татарстан исеменнән катнашу өчен инде хәзердән үк гаризалар килә башлаган.

"Бәйгедә катнашу шартларын maidantv.ru сайтына кереп белергә була. Татарстаннан TürkVizyon бәйгесендә катнашачак җырчы быелның 21 ноябрендә Тукай исемендәге Дәүләт филармониясе концертлар залында үтәчәк сайлап алудан соң билгеле булачак. Казандагы сайлап алу ярышында теләсә кайсы җырчы һәм теләсә кайсы төркем татарча җыр башкарып катнаша алачак. Чөнки Искешәһәрдә узачак бәйгенең финалында катнашачак һәрбер ил вәкиле бары тик үз телендәге җырны яңгырата алачак", ди Мәйдан телекомпаниясе вәкиле Эдуард Үтәгәнов.

XS
SM
MD
LG