Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:21

Татарстан прокуроры итеп Илдус Нәфыйков расланды


Татарстан Дәүләт шурасының бүгенге утырышында Татарстанның баш прокуроры урынына Илдус Нәфыйков бер тавыштан расланды. Аны Русия баш прокуроры тәкъдим иткән иде.

Депутатлар белән Нәфыйковны Русия баш прокуроры урынбасары Сергей Зайцев таныштырды.

Казанда хокук белеме алган Нәфыйков 2007 елдан бирле Казан прокуроры булып эшләгән. Аңарчы Түбән Кама, Чаллы шәһәрләре прокуроры булган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG