Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иске Татар бистәсенә ресторан һәм кибетләр җитми


Каюм Насыйри урамы
Каюм Насыйри урамы

Универсиададан соң Казанның Иске Татар бистәсе белән кызыксыну ун мәртәбә арткан. Кунакларга матур йортлардан тыш ресторан һәм бәдрәфләр дә кирәк.

"Универсиада вакытында Иске Татар бистәсендәге яңартылган йортларны 25 меңләп кеше караган, бу әле Казан халкын санамаганда", диде ресторан һәм туризм өлкәсе вәкилләре белән очрашуда Татар бистәсе башлыгы Линар Закиров.

Бу атнада узган түгәрәк өстәл сөйләшүендә иллеләп кеше катнашты. Сабитовлар утарында узган бу очрашуда эшкуарлар белән бергә сәнәгать һәм сәүдә, яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгы рәсмиләре дә бар иде.

Закиров сүзләренә караганда, Тукай, Мәскәү, Нариман урамнары 95% төзекләндерелгән, әмма аларның "рухы юк". Мәрҗәни мәчете урнашкан Каюм Насыйри урамына машиналар кертелми, затлы биналар чәчәкләр белән бизәлгән. Бу урамнарда булып киткән туристларның кире әйләнеп кайтуы, яңаларның килүе өчен хәзер анда ашап-чәй эчеп, ял итеп чыга торган урыннар кирәк. Универсиада вакытында куелган биобәдрәфләрнең күбесе ябылган яисә бөтенләй алып кителгән.

Татарстан рестораннары берләшмәсе җитәкчесе Зөфәр Гаязов, "Русиянең спорт башкаласына әйләнгән Казанны моннан соң Русиянең кулинар башкаласы итү максаты куела", дип белдерде.

Иске Татар бистәсендә туып үскән танылган рәссам Рушан Шәмсетдинов Азатлыкка үзенең балачак хәтирәләрен һәм бистәдәге үзгәрешләр турында күзәтүләрен сөйләде.

Иске Татар бистәсенә сәяхәт
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:48 0:00
XS
SM
MD
LG