Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнарны гаепләүгә "яшерен шаһитлар"ны җәлеп итү арта


Бер ел элек мәхкәмәдә Фәүзия Бәйрәмова, Рәфис Кашапов һәм Рөстәм Сафин эшләре каралды. Сафин сорауларга җавап бирә. Алар урамда матбугат очрашуы уздырганга штрафка тартылды.
Бер ел элек мәхкәмәдә Фәүзия Бәйрәмова, Рәфис Кашапов һәм Рөстәм Сафин эшләре каралды. Сафин сорауларга җавап бирә. Алар урамда матбугат очрашуы уздырганга штрафка тартылды.

Казанда "Әл-Ихлас" мәчетенең элекке имамы Рөстәм Сафинга каршы гаепләү белдерү ике "яшерен шаһит" дәлилләренә нигезләнде. Хокук яклаучы сүзләренчә, "ялган шаһит институты" мөселманнарны гаепләүдә даими кулланыла башлады.

Бу атна башында "Әл-Ихлас" мәчетенең элекке имамы Рөстәм Сафинга ике елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарылды. Юрист Тәүфик Василов сүзләренчә, аны гаепләү өчен дәлилләр җитәрлек булмаган. Беренче чиратта мәхкәмә ике яшерен шаһит сүзләренә нигезләнгән. Василов әйтүенчә, алар ул кешеләрне күрмәгән һәм шаһитлар аңлатмаларны да китаптан укыган кебек сөйләгән.

Хокук яклаучы Әлмирә Жукова сүзләренчә, “Вөҗдан иреге һәм дини оешмалар турындагы” канун нигезендә дини иреклек ниндидер кысалардан чыкмаска тиеш һәм дәлилләр булган очракта экстремизмда гаепләү дөрес, ләкин күп очракта әлеге дәлилләр булмый.

Әлмирә Жукова
Әлмирә Жукова
"Яшерен шаһитләр" институты дигән әйбер бар һәм бу бердәнбер дәлил буларак кулланыла. Мин моны мөселманнарга бәйле җинаять эшләрендә катнашканлыктан беләм. Әмма ул шаһитларны беркем күрми һәм аларның сүзләрен тикшерү мөмкин түгел. Шуңа мөселманнарга бәйле җинаять эшләрендә мондый “яшерен шаһитлар” институтына каршы көрәшергә кирәк. Бу кешеләр нигездә кәгазьдән укый, аларны беркем дә күрми. Хөкемдарга алар аңлатманы компьютерда бирә. Шулай итеп гаепләүләр чыгаралар һәм хөкемдар кызганычка каршы моңа хокуклы, чөнки шаһитлар гаепләнүчегә каршы дәлилләр китергән булып чыга. Ниндидер дини кануннар нигезендә яшәүче тыныч кешеләрне шул рәвешле хөкем итәләр. Рөстәм хәзрәт тә Аллаһтан куркучы мөселман кешесе буларак ниндидер начарлыклар эшләгәндер дип санамыйм”, ди ул.

Татар халкының Милли мәҗлесе дә әлеге хөкем карарыннан соң үзенең “Имам Рөстәм Сафинга – ирек” дигән белдерүендә ике яшерен шаһитның күрсәтмәләренә таянып, Рөстәм хәзрәтне “Хизб ут-Тахрир” оешмасы белән бәйләп куйдылар һәм аны хөкем иттерүгә ирештеләр, дип яза.

“Яшерен шаһит” дигәннәренең шул ук чекистлар булуы инде беркемгә дә сер түгел. Рөстәм хәзрәт өстеннән мәхкәмә бөтен хокукый нормаларны бозып, ялган “дәлилләргә” таянып, органнар тарафыннан алдан әзерләнгән план-сценарий буенча барды һәм аның шундый нәтиҗәгә киләсе билгеле иде”, диелә әлеге белдерүдә.

Узган елның октябрендә "Әл-Ихлас" мәчетендә тентү узды
Узган елның октябрендә "Әл-Ихлас" мәчетендә тентү узды
Анда шулай ук “Әл-Ихлас” мәчетенең җир белән тигезләнүе, анда йөрүче мөселманнар даими эзәрлекләнүе, төрлечә җәзага тартылуы хакында әйтелә.

“Әл-Ихлас” мәчете Казанда иң ихлас, халыкчан мәчетләрнең берсе иде, ә Рөстәм хәзрәтне чын мәгънәсендә милләт имамы дияргә мөмкин иде. Ул халык арасыннан кайтып кермәде, милләтне дингә өндәде, авыр вакытларда бик күп кешеләргә ярдәм итте, үзенең гадилеге һәм эчкерсезлеге белән халык мәхәббәтен яулады. Узган җәйдә, Рамазан аенда, 600 мөселманны кулга алып, зинданнарга ыргыткач та, Рөстәм хәзрәт үзенең мәхәлләсе белән мәйданнарга чыкты, мөселманнарны яклап, митинг-пикетлар, матбугат конференцияләре уздырды, соңыннан моның өчен зур штрафлар түләргә мәҗбүр булды.

Рөстәм хәзрәт Сафин җинаять кодексының 282нче маддәсе (экстремизм) буенча хөкем ителде, ә җәза органнары аны Русиядә дәүләт төзелешен җимерергә теләүдә гаеплиләр. Узган гасырның утызынчы елларында да меңләгән дин әһеле, татар муллалары шушындый тузга язмаган гаепләүләр белән юк ителгәннәр иде. Утызынчы еллар фаҗигасыннан соң беренче тапкыр, Татарстанда, Казан шәһәрендә татар имамы ялган, мәкерле яла белән төрмәгә утыртылды. Ни кызганыч, кайбер дин әһелләре, әйтик, Кабан арты мәчете имамы Сәедҗәгъфәр Лотфулла һәм тагы бер имам судта Рөстәм хәзрәткә каршы күрсәтмәләр бирделәр, Рөстәм хәзрәтнең төрмәгә утыртылуында аларның да өлеше бар. Пәйгамбәребез саллалаһу галәйһиссәламнең хәдисендә болай дип әйтелә: “Гөнаһ эшләүдә ярты сүз белән генә булса да ярдәм итүче шул гөнаһта катнашучыга әйләнә.” Моның өчен Татарстан җитәкчеләренә, бу хәлләрне читтән генә карап торган Татарстан Диния нәзарәтенә, шушы гаделсез хөкемне чыгарган казыйларга, моны оештырган чекистларга Аллаһ алдында да, тарих алдында җавап бирергә туры киләчәк әле», диелә анда.

Белдерүдә әйтелгәнчә, татар халкының Милли мәҗлесе Рөстәм хәзрәт Сафинга карата чыгарылган хөкем карарын дөрес түгел дип таба, татар халкын, мөселманнарны, дин әһелләрен Рөстәм хәзрәтне яклау чараларын башларга чакыра.

"Әгәр без бер-беребезгә ярдәм итмибез икән, бер-беребезнең кайгысына битараф калабыз икән, бу хәлләр үз башыбызга да килергә мөмкин. Бүген Рөстәм хәзрәтне төрмәгә утыртсалар, иртәгә чират мөселманнар язмышына битираф булган Диния нәзарәтенә, читтән генә карап торган мулла-мөфтиләргә, мөселманга каршы шәһәдәтлек биргән дин әһелләренә, шушы хәлләргә ирек куйган Татарстан җитәкчеләренә дә килеп җитмәс дип беркем әйтә алмый, чөнки утызынчы еллардагы канлы террор да нәкъ шулай башланган иде», диелгән Татар халкының Милли мәҗлесе белдерүендә.
XS
SM
MD
LG