Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:53

Дәүләт шурасы "Русия халыкларының телләре турындагы канунга" үзгәрешләрне кире какты


Татарстан Дәүләт шурасы утырышында депутатлар "Русия халыкларының телләре турындагы канунга" үзгәрешләргә каршы тавыш бирде.

"Русия конституциясенә каршы булган бу канун өлгесен хупларга безнең юридик, әхлакый һәм хокукый хакыбыз юк", диде парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Узган атнада канун өлгесе Татарстан дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетында бертавыштан кире кагылган иде.

"Бу үзгәрешләр Русия конституциясенә һәм моңа кадәр эшләп килгән каннуннарга каршы килә, аны әзерләүчеләр милли телләрне куллану даирәсен киметү максаты куйган", диде комитет рәисе Разил Вәлиев Азатлык радиосына.

XS
SM
MD
LG