Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар, уян!" хуҗасына акча җәзасы бирелде


"Татар, уян!" басмасы
"Татар, уян!" басмасы

Бөре районы мәхкәмәсе "Татар, уян!" интернет сәхифәсен оештыручы Радик Нуретдинны экстремист эчтәлекле язма урнаштырган өчен 80 мең сум штрафка хөкем итте.

Бөре шәһәре һәм районы мәхкәмәсе 26 сентябрь көнне "Татар, уян!" интернет сәхифәсе эше буенча утырыш уздырды. Ул сәхифәне АКШта яшәүче галим һәм милләтпәрвәр Вил Мирзаяновның “Татар милли идеясе һәм идеологиясе” исемле мәкаләсен урнаштыруы өчен хөкем итте. Мәхкәмә сәхифәне оештыручы Радик Нуретдинны экстремист эчтәлекле язма урнаштыруы өчен 80 мең сум штрафка хөкем итте.

Радик Нуретдин болар хакында шуларны хәбәр итте:

Радик Нуретдин
Радик Нуретдин
"Узган елны "Татар, уян!" интернет сәхифәсенең шул исемдәге басма гәзитен "Башкорт халкына ода" дигән язма өчен япкан иделәр. Аннан соң интернет сәхифәдә көн күргән “Татар милли идеясе һәм идеологиясе” мәкаләсен экстремист эчтәлекле дип таптылар һәм аны бер ай эчендә алырга карар чыгардылар. Мин алдым.

Быел 30 май йортыма кереп тентү үткәреп компьютерларымны алдылар, үземне берничә сәгать тоткарлап чыгардылар. Интернет сәхифәне дә яптылар. Моны сәхифәдә көн күргән берничә комментар белән аңлаттылар. Шул ук көнне Уфада да ике кешедә шундый тентүләр үтүе ачыкланды. Аларны да комментар язуда тикшергәннәр.

Инде килеп миңа бүген мәхкәмә булды. Анда комментар телгә алынмады. Төп гаеп дип экстремист эчтәлекле булуы турында карар чыгарганнан соң сәхифәдән ул язманы алмау аталды. Мин бит ул язманы вакытында алган идем. Бу карар һич кенә дә дөрес түгел, мин аның белән килешмим, якын көннәрдә Башкортстанның югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәкмен".

Бөредә узган мәхкәмә утырышына Радик Нуретдинга Уфадан теләктәшлек белдерүче төркем дә барды. Шуларның берсе – Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рәмил Хөсәенов болай диде:

Рәмил Хөсәенов
Рәмил Хөсәенов
"Уфадан Бөрегә барган ул төркемдә 30 май йортларында тентү үткәреп, компьютерлары кулга алынучылар да бар иде. Аларга әлегә мәхкәмә булмаган. Мин аларны гаепсез дип беләм. Радик Нуретдин да гаепсезгә хөкем ителде. Чөнки ул экстремист дип табылган мәкаләне вакытында алган булган. Без бер гаепсез кешегә хөкем карары чыгарып, зур күләм штрафка тарттыруга күз йомып калырга җыенмыйбыз".
XS
SM
MD
LG