Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:53

Юрий Андропов чорында ялгыш Көньяк Корея юлчылык очкычын бәреп төшергән совет хәрбиләренең ялгыш атом сугышы башлавын подполковник Станислав Петров туктатып кала.

1983 елның 26 сентябрендә подполковник Станислав Петров Мәскәү янындагы бункерда күптән түгел генә гамәлгә кергән Око иярчен кисәтү системын күзәтеп утырганда төнге уникедән соң кисәтү чаңнары колак тондырып чыңлый башлый.

Ясалма иярчен Кушма Штатларның Советлар Берлегенә биш атом ракетасы очыруы турында кисәтә. "Каршымдагы экран кисәк кенә ачык кызыл төскә керде. Чаң тавышына мәет тә кабереннән сикереп чыгарлык иде", дип искә ала ул мизгелләрне Петров.

Мәскәү-Вашингтон аралары шактый киеренке чак була бу. Әлеге хәлдән берничә атна гына элегрәк Советлар Берлеге ялгыш хәрби очкыч дип уйлап Көньяк Кореяның юлчылык очкычын бәреп төшерә. Очкычтагы 269 кеше, шул исәптән АКШ конгрессмены һәлак була.

Шундый шартларда Петровның иярчен биргән хәбәргә шунда ук ышануын аңлап та булыр иде. Петров атом һөҗүме турында хәбәрне атом кораллары белән каршы ут ачу турында фәрман бирәчәк җитәкчелеккә тапшырырга тиеш була.

Әмма ул җитәкчелеккә андый хәбәр җибәрми. АКШның бары тик биш атом ракетасы белән генә һөҗүм башлавы сәер булып тоела аңа. Ул шулай ук әле күптән түгел генә урнаштырылган, ракета һөҗүме турында кисәтүче яңа системга бик үк ышанып та бетми. Җирдәге радарлар да, хәтта берничә минут узуга карамастан, ракета һөҗүме турындагы кисәтүне расламый.

"Мине ниндидер сәер хис биләп алды. Хата ясамаска теләдем", дип искә ала Петров.

Соңрак хатаның иярчендә булганлыгы ачыклана. Иярчен кояш нурларының болытлар аша чагылуын ялгыш ракета очыру дип кабул иткән. Мондый мәгълүматны сөзеп калдырырга тиешле комьютер програмы да тиешенчә эшләми.

Соңрак җитәкчелек бик каты сорау алганнан соң 44 яшьлек подполковникка дөрес карары өчен мактау белдерә. Аңа хәтта премия дә вәгъдә итәләр. Әмма вәгъдә ителгән бүләк булмый кала. Бераздан аңа кәгазьләрне тиешенчә тутырмаган өчен шелтә белдерәләр һәм башка вазифага күчерәләр. Петров әйтүенчә, ялгыш кисәтү һәм шуның нәтиҗәсендә алдан кисәтү системында хаталар табылу югары җитәкчеләрнең һәм галимнәрнең ачуын чыгара. Петров хәрби хезмәттән китә һәм бу хәлләр нәтиҗәсендә аның нервлары какшый. 1983 елда булган бу хәл дәүләт сере итеп саклана һәм җәмәгатьчелеккә бары 1993 елда гына мәгълүм була.

2006 елда Петров БМО идарәсе бинасында Дөнья ватандашлары берләшмәсеннән "фаҗигане булдырмый калуга өлеш керткән өчен" бүләк алырга Нью-Йоркка килә. Ул чакта БМОдагы Русия вәкиллеге исә бер генә кеше атом сугышын башлый яки булдырмый кала алмас иде дигән белдерү тарата.

Әмма ул чакта совет хәрбиләренең хата ясап Корея очкычын бәреп төшерүен истә тотучы кайберәүләр Юрий Андропов җитәкчелегендәге Кремль АКШның көтмәгәндә атом кораллары белән һөҗүм итүеннән бик нык курка иде, ди. КГБ җитәкчеләренең берсе булган Олег Калугин: "Совет җитәкчелеге "Американнар һөҗүм итәсе булса, без беренче булып һөҗүм итәргә тиеш дигән фикердә иде", дип искә ала ул чорны.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG