Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:14

Гайнетдин: Русия имамнары имтихан тотачак


Пәнҗешәмбе көнне узган Русия президентының дини оешмалар белән эшләү шурасы утырышында Русия мөфтиләре шурасы рәисе Равил Гайнетдин, тиз арада илдәге барлык мәчетләрнең имамнары имтиханга әзерләнәчәк, дип белдерде.

Кирмән администрациясе башлыгы Сергей Иванов җитәкчелегендә узган бу утырышта шулай ук Русиядә югары дәрәҗәдәге дини белем бирә алган уку йортлары булдыру кирәклеге турында да әйтелде.

Дини белемне чит илләрдә алу мәсьәләсенә килгәндә, Равил Гайнетдин, имамнар Русиядә белем алырга, имтихан бирергә, кирәк булса белемнәрен камилләштерү өчен өстәмә дәресләр алырга тиеш, дип белдерде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге баш белгече Айдар Карибуллин Азатлыкка, чит илдә белем алырга китер алдыннан татарстаннар башта республикадагы берәр дини һөнәри мәдрәсәне яки ислам институтын тәмамларга тиеш, дип белдергән иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG