Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:49

Тарих дәреслегенең яңа концепциясе Русия тарих җәмгыятенең сәхифәсенә эленде. Татарстан гына түгел, Төньяк Кавказ тарихчылары да дәреслектән канәгать түгел. Бу хакта чәршәмбе Петербурда да сөйләштеләр.

Русия мәктәпләре өчен язылачак тарих дәреселегенең яңа концепциясе тирәсендә җәмәгатьчелекнең фикер алышуы 25 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аннары аңа үзгәрешләр кертеләчәк һәм 1 ноябрьдә инде ул Русия президенты Владимир Путинга тәкъдим ителәчәк.

Әйтергә кирәк, анда Татарстан тарих институты мөдире Рафаил Хәкимовның да кайбер фикерләре искә алынган. Мисал өчен, яңа тарих дәреслегендә “татар-монгол изүе” дигән сүзтезмә “Урыс җирләренең Орда ханнарына бәйлелеге системы” дип үзгәртеләчәк.

Татарстан тарихчыларының әлеге дәреслеккә карата фикерләре белән инде танышытырган идек. Галим Дамир Исхаков Азатлыкка яңа тарих дәреслегенең Русиядәге милләтләрне бетерүгә хезмәт итәчәген әйтте. Ә тарихчы Илдус Заһидуллин тарих дәреслеге академик басма чыккач кына язылырга тиеш дип саный.

Укытучылар көне алдыннан Петербур шәһәр шурасы рәисе Вячеслав Макаровның мәгариф хезмәткәрләре белән очрашуы вакытында да шушы мәсьәлә күтәрелде һәм тарих укытучылары моңа канәгатьсезлек белдерде.

Төньяк Кавказ республикалары тарихчылары да әлеге дәреслектә язылганнарның күбесе белән килешми.

Дагыстаннан тарихчы Хаҗиморат Доногу: – Бу тарих китабы нинди булырга тиешлеген мин чынлыкта белмим, чөнки барлык кешеләргә дә ярап булмый. Әгәр Русия империясе тарафыннан Кавказны яулау турында сүзне искә алсак, ул Русия тарафыннан каһарманлык кебек, ә Кавказ ягыннан басып алу дип бәяләнә. Мондый мисалларны Русия тарихында күп китерергә була. Шуңа күрә бу тарих дәреслеген кечкенә һәм зур халыклар өчен объектив итеп ничек язып булганны әйтә алмыйм.

Монда бит әле ул тарихи хәлләрдән зыян күрүчеләр дә барлыгын искә алырга кирәк. Мисал өчен, Русиядә Ермолов каһарман, Кавказны яулап алучы санала, ә монда ул авылларны яндырган, кешеләрне аскан. Димәк ул безнең өчен дә каһарман булсын мени? Мөгаен, юктыр. Һәм берүк тарихи вакыйгага Мәскәүнең карашы бер, ә Махачкала белән Грозныйның икенче төрле. Бу бик катлаулы мәсьәлә. Мин бу тарихи китаптан ниндидер яхшы әйбер килеп чыгачагына ышанмыйм.

Кавказдагы хәлләр бер генә мисал, әле бит Себерне яулау бар, Явыз Иван һәм татарлар тарихы бар. Шуңа мондый дәреслекне ничек язарлар дип күз алдына китерә алмыйм. Яисә бик оста итеп бу катлаулы мәсьәләләрне әвеш-тәвеш китерерләрме? Ул вакытта инде бу китап төссез һәм ялган булып чыгачак. Моңа кадәр булган дәреслектә, ягъни совет заманында укытылган тарих дәреслегендә мәгънәле бернинди дә әйбер юк иде кебек. Халыкларны рәнҗетмәс өчен барысын да дөрес итеп язарга кирәк. Оялырга кирәкми. Булган хәл булган инде.

Чечен тарихчы Маербек Вачагаев: – Бу дәреслектә Русия дәүләтчелеген көньяк һәм көнчыгышка таба җәелдерү гадәти дәүләт төзелеше кебек күрсәтеләчәк. Җирле халыкларның әлеге яулап алуга каршы баруы шулай ук кире кагыла. Кемнеңдер Русия империясендә Русия дәүләтчелегенә каршы чыгуы һич булырга мөмкин түгел дип тасвирланачак. Кешеләр Русия империясенә керергә хыялланган дип күрсәтеләчәк, гәрчә ул XIX-XX гасырлардагы илдә демократлар бу илне үзләре дә гади халык өчен төрмә дип санаганнар.

Кавказ сугышы, чиркәсләр геноциды темасы ул дәреслектә бик оста яшереләчәк, хәтта китаптан кулланучы нәрсә турында сүз барганны да аңламаячак. Әйе Русия үсеш алган һәм бу барысына да яхшы булсын өчен эшләнгән дип биреләчәк. Әлбәттә ул яулап алган күп кенә халыкларны бетерү турында язмаячаклар. Кавказда бу – чиркәсләр, чеченнар. Дагыстаннар, ингушлар, осетиннар яулангач дистәләрчә меңләп Русиядән качарга мәҗбүр булган. Күпләр Төркиягә киткән, шул исәптән кырым татарлары да. Әлбәттә боларның берсе дә язылмаячак. Язылса, һичшиксез бу идеаль тарих дәреслеге булыр иде. Әмма без бөтенләй мәгънәсез дәреслеккә тап булачакбыз.

Монгол татарларына килгәндә, ул дәверне шулай ук ничектер башкачарак чагылдырырга кирәк булачак. Алар моны Русиянең үсеше итеп күрсәтмәкче булалар.

Инде бит дәреслекләр бар, ник шуларны гына кулланмаска. Мәскәүдә барысын да җайлап куя торган формулировкалар белән тарих ясау нәрсәгә кирәк. Бу күпләрне рәнҗетәчәк кенә. Бер халыкны мактап, икенчесен мәсхәрәләргә ярамый. Бу хәл инде совет заманында күзәтелде һәм хәзер алар инде икенче тапкыр шул ук хатаны ясый.

Чиркәс җәмәгать эшлеклесе Морат Берзегов: – Чиркәс геноциды турында тарих дәреслегендә язмаячаклары көн кебек ачык. Тарихны ничек булган шулай язу яхшырак, нәтиҗәне инде укучылар ясарга тиеш. Инде алдан ук укучыларга җавапны әзерләп бирү дөрес юнәлеш түгел. Мондый дәреслекне кертерләр һәм аны мәҗбүри укытырлар, әмма шул ук вакытта икенче тарих та яшәячәк. Бу яңа дәреслек озын гомерле булмаячак. Хәзер Кавказның бөтен галимнәренең бу эшкә кушылуы мөһим. Әлбәттә аларның фикерләре истә тотылуы да икеле.

Русия фәннәр академиясенең антропология һәм этнография институты хезмәткәре Әхмәт Ярлыкапов: – Бик яхшы гамәлләр эшлибез дип күрсәтергә теләп зур ялгышлыкларга баралар. Минемчә, бу яңа дәреслек булдыру тирәсендә барган ыгы-зыгы – башбаштаклык. Бу шул ук совет дәреслеге чорына кайтуны кабатлый һәм чираттагы фарс булачак, чөнки бу китапларда совет чорындагы мәгънәсезлек чагыла. Ул вакытта да Алтын Урданың тарихка бернинди катнашы юк, киресенчә бу дошман булган, диелде. Ә чынлыкта Алтын Урда Русия дәүләтчелеген булдыруда зур роль уйнаган. Хәзер бит төрле чыганаклардан мәгълүмат алырга мөмкин.


Русия Дәүләт думасы рәисе, Русия тарих җәмгыяте башлыгы Сергей Нарышкин сүзләренчә, тарих дәреслеге концепциясе тикшерелгәндә алар күп кенә Русия халыкларыннан тәкъдимнәр алган һәм аларның барысын да бер тарих китабына сыйдыру мөмкин түгел, шуңа ул “Русия халыклары һәм мәдәнияте” дигән яңа фән кертүне тәкъдим итә һәм бу дәресленке дә тарих концепциясен булдыручы төркем эшләргә тиешлеген әйтә. Моңа карата Төньяк Кавказ тарихчылары фикерләре төрле.

Доного: – Нарышкин әйткән әйбер начар яңгырамый, яхшылап эшләп кенә китсен. Сәясәт барыбер бөтен җиргә кысыла. Теге яки бу халыкның тарихына күз салганда, барыбер, нинидидер хәрби чаралар, яулап алулар турында әйтергә кирәк булачак, һәм шуңа монда да бик сак эш итү мөһим. Вакыт күрсәтер. Нәрсәдер эшләргә барыбер кирәк.

Вачагаев: – Тарихтан төшереп калдырып, ниндидер аерым фәнгә халыклар тарихын кертү дөрес түгел. Тарихны ничек бар шулай язарга кирәк. Кешеләрдә бер-берсенә ачу тумасын өчен алар киресенчә барысын да белергә тиеш. Юкса, ул халыклар арасындагы ышанычны киметәчәк.

Берзегов: – Тарих бер, ә халыклар мәдәнияте фәне икенче. Аның нинди булачагы әлегә аңлашылмый. Инде хәзердән үк ул тарих дәреслеген язучы төркемгә ышаныч юк. Халык үзе турында үзе генә дөрес итеп яза ала.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG