Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:49

27 сентябрь Уфада Русия язучылар берлеге пленумы узды. Русия язучылары берлеге идарәсе рәисе Валерий Ганичев халык мәнфәгатендә эшләүләре турында сөйләде.

Уфаның Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле сәхнәсендә Русия язучылары пленумы узды. Аның эшендә Русия язучылары берлеге идарәсе рәисе Валерий Ганичев, Мәскәү, Петербур, Белгород, Оренбур, Екатеринбур шәһәрләре, Чуашстан һәм Коми республикаларыннан килгән вәкилләр катнашты. Татарстаннан чарага халык шагыйре Ренат Харис килергә тиеш булса да, ул юк иде. Сәбәбен аның Мәскәүдә Русия президенты каршындагы мәдәният һәм сәнгать шурасы утырышында катнашуы белән аңлаттылар. Шулай да Татарстанның Чаллы шәһәреннән килгән язучылар бар иде.

Валерий Ганичев

Валерий Ганичев

Русия язучылары берлеге идарәсе рәисе, Дөнья урыслары соборы рәисе Валерий Ганичев сүзләренчә, бу - илдәге иң зур иҗади берлек. Аның сафларында 8 меңгә якын әгъза исәпләнә. Русия төбәкләреннән тыш аның Украина, Молдова, Эстония, Латвия, Литва, Сербия һәм Америкада да бүлекләре һәм әгъзалары бар. Ганичев чыгышында язучыларның акча артыннан кумаулары, бизнес даирәләргә хезмәт итмәүләре, халык мәнфәгатендә эшләүләрен ирештерде. Ул чыгышында тәрҗемә һәм тәнкыйтьнең йомшак булуын да билгеләде.

Башкортстан язучылары берлеге идарәсе рәисе Риф Тойгын чыгышында Башкортстанның үзенчәлекле төбәк - Европа һәм Азия чигендә утыруы, моның әдәбиятта да чагылыш табуы, әсәрләрдә фәлсәфә, акыл, хис өстенлек итүен ирештерде. Милли әдәбият үсешенә аеруча зур өлеш керткән язучыларны атады. Глобальләшү, интернет технологияләр үскән бер вакытта халыкны китапка тарту мәсьәләләрен күтәрде.

Сергей Дмитриев

Сергей Дмитриев

Форумда иң кызыклы чыгышларның берсен Мәскәүдән килгән “Вече” нәшрияты җитәкчесе, шагыйрь Сергей Дмитриев ясады. Ул бик кызыклы саннар китерде. Аның сүзләренчә, Советлар берлегендә елына миллиард ярым китап чыкса, бүген ул ярты миллиард тәшкил итә. Англиядә бер кешегә - 8, Кытайда - 6 китап туры килә, Русиядә - 3,7 китап. Илдә чыккан китапларның 90%ы Мәскәү һәм Петербурда нәшер ителә. Халык тәүлектәге 1,8% вакытын гына укуга бүлә. Бу тәүлегенә 9 минут чамасы дигән сүз. Телевизор карауга 3,5-4 сәгать вакыт китә.

Узган ел илдә барлыгы 5,8 миллион планшет сатылган. Планшет һәм компьютерлар аша укылган китаплардан авторларга 2 миллион сум гонорар түләнгән. Бу рәсми электрон китаплар өчен. Рәсми булмаганнар 70 тапкыр күбрәк һәм аларга гонорар түләнми. Шуңа быел пират әдәбиятына каршы Русиядә канун кабул ителәчәген ирештерде.

Русия балалар әдәбияты фонды рәисе, Русия мәгарифе академиясе академигы, язучы Альберт Лиханов форумга үзенең хастаханәдән чыгып кына килүен ирештерде. Ул үзенең Русия президенты хастаханәсендә ятуын, аннан чыгар алдыннан табиблар белән сөйләшүен бәян итте:

“Президент хастаханәсендә совет чорыннан башлап бүгенге чорга кадәр югары дәрәҗәле кешеләр дәвалана. Табиблар бик күп өлкән кешеләрне балалары алмавы, нәтиҗәдә аларны махсус оешмалар аша мәҗбүр итәргә туры килүе турында сәйләде. Ул ата-аналарына шундый мөнәсәбәттә булган түрәләр әдәбиятка, халыкның рухи үсешенә ни кадәр “булышуын” үзегез беләсез”, диде Лиханов.

Төбәкләрдән килгән вәкилләр чыгышларында быел көз Мәскәүдә Русия язучылары корылтае булачагын искә алып, язучылар берлеген таркатуга юл куймау, бүгенге җитәкчелекне калдыру кирәклеге турында сөйләде. Эш шунда - Русия президентының ноябрь аенда язучылар берлеген үзгәртү турында карары булуы, аның Иҗади оешма статусына төшүе ихтимал. Шулай ук илдә булган берничә язучылар оешмасын кушу кирәклеген дә күтәрүчеләр булды.

Ренате Эфферн

Ренате Эфферн

Пленумда Германиянең Тургенев оешмасы рәисе Ренате Эфферн да катнашты һәм чыгыш ясады. Ул Баден-Баденның XIX гасырда килеш калуын, Икенче Дөнья сугышы чорында французлар шәһәрне җимерми генә алуларын, Баден-Баденда булган һәм яшәгән урыс язучылары турында сөйләде. Русия язучылар берлегенең алдагы пленумын Баден-Баденда уздырырга тәкъдим итте.

Форум ахырында карар кабул ителде. Аңа пленумда күтәрелгән мәсьәләләр кертелде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG