Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда ил президентына йомыркалар атканнар


Тәһранда бер төркем демонстрантлар Нью-Йорктан кайткан Иран президенты Хәсән Руханига йомыркалар һәм аяк киемнәре аткан. 60лап кеше “Америкага үлем”, “Израилгә үлем” дигән шигарьләр кычкырган. Һава аланында җыелган 300ләп кеше киресенчә “Руханига рәхмәт” дип белдергәннәр.

Кичә Рухани телефоннан АКШ президенты Барак Обама белән телефоннан сөйләште. Бу 1979 елдан соң дипломатик мөнәсәбәтләр өзелгәч беренче элемтә.

Обама Иранның атом программасы нигезендә тиз арада килешүгә өмет итүен әйткән.
XS
SM
MD
LG