Accessibility links

Икенче гимназия каршында “Милли укыту-тәрбия комплексы” ачылачак


Киләсе елның беренче сентябреннән Ш.Мәрҗәни исемендәге икенче гимназия каршында “Милли укыту-тәрбия комплексы” ачылачак. Бу хакта мәктәпнең җитәкчесе Камәрия Хәмидуллина “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы утырышында әйткән.

Татар конгрессы сәхифәсе язуынча, комплекс Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән булдырылачак.

“Үз эченә балалар бакчасын, гимназияне һәм университетны колачлаган милли үзәккә балаларга кечкенәдән ана телен өйрәтү бурычы йөкләнәчәк”, диелә анда.
XS
SM
MD
LG