Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олеся Балтусова: "Иске Казанны коткардык, әмма шатланырга иртә әле"


Каюм Насыйри урамы
Каюм Насыйри урамы

Иске Казанны саклаучылар соңгы ике елдагы төзекләндерү эшләренә нәтиҗә ясарга җыена.

Татарстан хәкимиятләре җирле җәмәгатьчелек вәкилләренең, Русия федераль каналларының Иске Казан җимерелеп беткән дигән тәнкыйть сүзләренә җавап итеп, Иске татар бистәсен күрсәтә ала хәзер. Чыннан да, Мәрҗәни мәчете кварталы Универсиада алдыннан күз явын алырлык итеп матурланды, төзекләндерелде.

Әмма шәһәрнең башка җирләрендә эшләнмәгән эшләр байтак. Моны Иске Казанны саклау хәрәкәте башында торган мәдәни һәм тарихи мирасны саклау програмнары белән белән шөгыльләнүче Татарстан президентының киңәшчесе Олеся Балтусова да таный.

Олеся Балтусова Рөстәм Миңнехановка Казандагы хәрәбәләрне күрсәтеп йөри
Олеся Балтусова Рөстәм Миңнехановка Казандагы хәрәбәләрне күрсәтеп йөри
Белгәнегезчә, ул Иске Казанның аяныч хәле турында блог алып барган иде, фикердәшләре белән бергә ялгыз пикетларга да чыкты, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка хәрәбәләр күрсәтеп йөрде, соңыннан шушы юнәлешне багучы президент киңәшчесе итеп билгеләнде.

Азатлык хәбәрчесе Олеся Балтусовадан соңгы ике елда Иске Казанны саклау эшенә нәтиҗә ясарга сорады. Ул безнең сорауларга язмача җавап бирде.

– Соңгы ике елда Казанда, түрәләр тарафыннан да, төзүчеләр тарафыннан да һәйкәлләргә мөнәсәбәт күзгә күренерлек итеп үзгәрде. Элек бик борчыган биналар, элекке кебек алай ук зур борчу тудырмый. Инвесторлар табылды, беренчел эшләр башкарды. Әмма нокта куярга иртә әле, кайбер һәйкәлләрдә шулхәтле катлаулы чаралар күрергә туры киләчәк, аларның эчендә төзекләндерү эшләре тагын берничә ел барачак. Икенчедән, кайбер биналарның язмышлы һаман да билгеле түгел, мәсәлән, Рәхмәтуллин урамындагы Дворяннар җыены кунакханәсе, яки Подлужный урамында шәһәр усадьбасы. Алар мәсьәләсендә әле карарлар кабул ителә генә, тагын бер кышны бу һәйкәлләр исән-имин кичерә алмас дип борчылабыз.

– Төзекләндерелгәннән соң Каюм Насыйри урамы үзенең матурлыгы белән гади халыкны да, башкалага килгән Русия хөкүмәте түрәләрен дә шаккатырган иде. Анда ничә һәйкәлне саклап калып булды?

– Мәрҗәни кварталындагы эшләрне берничә инвестор алып барды, һәркайсының үзенең кыенлыклары булды. Гомум санны әйтеп булмый. Барлык һәйкәлләр анда реставратор-архитекторлар катланшлыгында торгызылды. Бу Кушаевлар, Казаковлар, Сабитовлар, Мәрҗәни һәм Исәнбаевлар йортлары. Бары тик Муллин йорты (республикакүләм һәйкәл санала, Каюм Насыйри урамы 11нче йорт) янгыннан соң мәчет мәхәлләсе тарафыннан өр-яңадан торгызылды. Бу эшләр проектсыз алып барылды, шуңа да зур хаталар ясалды. Озак һәм киеренке сөйләшүләрдән соң, 2014 елда бурасы утыргач, бина мәдәният министрлыгы белән килешенгән проектка туры китереп үзгәртеләчәк дип килешенде.

– Тукай урамы буйлап йөргәндә анда Иске Казаннан бернәрсә дә калмаган дигән тәэсир кала. Андагы биналарның күпчелеге искегә охшатып салынса да, барыбер өр-яңа. Бу урамда һичьюгы 19нчы гасыр һәйкәлләренең тышкы диварын гына калдырып булмадымы? Анда ничә һәйкәл сакланып калган?

Олеся Балтусова
Олеся Балтусова
– Бу сорауларны әлеге эшләрне килештергән мәдәният министрлыгына һәм шәһәр башкарма комитетындагы ул заманда эшләгән җаваплы кешеләргә бирергә кирәк. Шул ук вакытта, республикада “тузган торак” програмы эшләде, ул бер яктан кешеләргә яхшы шартларга күченергә мөмкинлек бирде, икенче яктан тузган торак белән бергә һәйкәлләрне дә җимерүгә юл куелды.

– Тарихи кварталларда тышкы кыяфәте белән кычкырып торган, гомум стильдән нык аерылып торган мәрмәр һәм аңа охшатып ясалган плитәләр белән капланган агач йортлар очрый. Аларның тышкы кыяфәтен җаваплы оешмалар белән килештереп булмый идеме? Аңа ниндидер чара күреп буламы?

– Мирас турында уйлаучы төзүчеләр шәһәрнең архитектура баш идарәсе белән килештерә. Әмма андыйлар аз. Заманча материаллар белән капланган тарихи кирпич йортларны Казанда адым саен күреп була. Әгәр ул һәйкәл икән, бинаның хуҗасына акчалата җәза биреп була. Әгәр теге яки бу чор йорты булса, Казанның тарихи яшәеш реҗимы кабул ителгәннән соң, 73 федераль канун белән мондый биналарның хуҗаларын да җавапка тартып булачак. Әмма әйткәнемчә, бик күп төзүчеләр, хәтта федераль дәрәҗәдәге һәйкәлләрне төзекләндергәндә килештерү эшләре белән мәшәкатьләнми.

– Ни сәбәпле Тукай урамындагы Галиев мәчете төзекләндерелмичә калган? Ул бик каты тузган.

– 2013-2016 елларга исәпләнгән “Мирас” програмы кысаларында Галиев мәчетен торгызуга 25 миллион сум бүленеп бирелгән. Эшләр проектлау тәмамлангач башланырга тиеш.

""Болгар" кунакханәсе проекты
""Болгар" кунакханәсе проекты
– Татар милли җәмәгатьчелеге Тукай белән бәйле “Болгар” кунакханәсе җимерелүгә бик борчылган иде. Хәзер шушы урында аңа охшатып яңа бина калкып чыкты. Ә аның өстендә заманча итеп металл һәм пыяладан берничә кат өстәлгән. “Болгар” кунакханәсе һәм аның янәшәсендәге “Шәрык” клубы бинасының эчке ягында алардан шактый биек, заманча материаллардан төзелгән тулы бер комплекс үсеп чыккан. Заманында президент Рөстәм Миңнеханов шәһәр үзәгендә тарихи биналарны каплаучы биек йортлар төзүгә тыю керткән иде. Әллә аның боерыгы үтәлмиме?

– Бу бинаны җимерү һәм төзелөшне башлау карарлары шәһәр үзәгендә торгызу эшләре башланганчы, президент Рөстәм Миңнеханов бу сүзен әйткәнче кабул ителгән булган. Төзелеш барганда үзгәрешләр кертү бик авыр. Алай да, төзүчеләр (миллиардлар иясе Алексей Семинның ASG ширкәте) Печән базары мәчетен капламас өчен бинаның биеклеген киметте, әмма бик аз гына. “Шәрык” клубы бинасы, белүемчә, Камал театрына тапшырылачак, бу мәсьәләдә сөйләшүләр бара.

Тарихи шәхес Карл Фукс йорты 2011 елда менә шундый хәлдә булган
Тарихи шәхес Карл Фукс йорты 2011 елда менә шундый хәлдә булган
– Берничә ел элек, сез һәм башка активистлар “Югалып барган Казан буйлап сәяхәтләрне” Карл Фукс йорты, “Казан” кунакханәсенең аяныч хәленә игътибарны җәлеп итү өчен оештырган идегез. Сез аларны төзекләндерү барышы белән канәгатьме?

– Фукс йортында тышкы яктан эшләр тәмамланды, хәзер эчләрен проектлау бара, бүгенге көнгә яраклы кулланышы, заманча коммуникацияләр турында сөйләшүләр бара. Казан кунакханәсенең тышкы дивары ныгытылды, яңа бинага яраклаштырылды, әмма анда эчке якта торгызу эшләре әле башлана гына.

– Тагын күпме мәдәни һәм тарихи һәйкәлне якын арада төзекләндерергә кирәк?

– Татарстанда дәүләт тарафыннан саклана торган 1545 бина бар, алардан 445е – Казанда. Алардан соңгы ике елда 46сында эшләр алып барылды, исемлектән яртысында эш дәвам итә, күбесе әле Казанның 1000 еллыгында төзекләндерелде. Шулай итеп һәйкәлләрнең яртысы яхшы хәлдә дип әйтеп була, калган яртысы уртача һәм начар хәлдә. Иске Казанны яклаучыларны агач йортларның саклануы бик борчый, Казанның төрле урыннарында әле 20ләп андый йорт бар, берсенең дә хәле мактанырлык түгел. Без барысын да күзәтеп торабыз, алты агач йорт президент кушуы белән урман хуҗалыгы министрлыгы көче белән коткарылды.

– 5 октябрьдә нинди чара үткәрергә җыенасыз?

– 5 октябрь Урман утырту көне һәм Русия шәһәрләрендә мирасны саклау юнәлешендә бердәм хәрәкәт көнендә без дә чара үткәрәбез. Бу Иске Казанны саклаучылар хәрәкәте өчен истәлекле көн. 2011 елда без бу чарада беренче тапкыр катнаштык, безнең сүзләр зур яңгыраш алды, без хөкүмәтнең игътибарын җәлеп итә алдык. Без ике елда эшләнгән эшкә нәтиҗә ясарга уйлыйбыз. Без Тихомиров урамындагы 31 агач йорттан башларбыз. Анда урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев белән агачлар утыртырга уйлыйбыз. Бу Сукно бистәсендә исән калган бердәнбер агач йорт. Ул 150 ел элек төзелгән булган. Асаба кешеләре әйткәнчә, анда бакча булган, без дә шуңа агачлар утыртырга булдык. Аннан соң башка баналарны карап чыгачакбыз, мемориаль такталар элергә, кайбер урыннарда биналарны чүптән арындырырга уйлыйбыз. Теләгән кешеләрне катнашырга чакырабыз. Гомум алганда, Иске Казанны күбесенчә коткара алдык дип әйтеп була, әмма шатланырга иртә әле.
XS
SM
MD
LG