Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:27

Димәшккә химик корал куллану мәгълүматларын тикшерү өчен белгечләр киләчәк


Бүген Димәшккә химик корал куллану турындагы мәгълүматларны тикшерү өчен халыкара белгечләр төркеме киләчәк.

Узган җомгада БМОның иминлек шурасы химик корал куллануны тыю оешмасына Сүриягә 2014 елның уртасына кадәр химик коралларны юк итүдә ярдәм итәргә чакырды.

Сүриядә эшләүче инспекторлар төркеме октябрь азагына кадәр илдә химик корал кулланылу очраклары турында хисап тәкъдим итәргә тиеш.

Узган якшәмбендә Сүрия президенты Бәшәр Әсад илнең БМО иминлек шурасы резолюциясе таләпләренә буйсыначагын һәм химик коралны юк итәчәген белдерде.

XS
SM
MD
LG