Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кеше хокуклары шурасы Шабалинский һәм Чиковның гамәлләре оешма статусына туры килмәүне карарга җыена


Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы Илья Шабалинский һәм Павел Чиковның гамәлләре әлеге оешма вәкилләре статусына туры килмәүне карарга җыена.

“Известия” газетасына язуынча, шура әгъзасы, профессор Евгений Мысловский бу хакта оешмага хат белән мөрәҗәгать иткән. Анда ул Pussy Riot вәкиле Надежда Толоконникова тотылган Мордовиянең 14нче колониясе турында Шабалинский һәм Чиковның белә торып ялган мәгълүмат таратуын турында әйтә. Шулай ук ул Чиковның Ирина Хрунова ире буларак бу эштә катнашырга мөмкинлеген шик астына куя. Билгеле булганча Хрунова Толоконникова адвокаты булып тора.

23 сентябрьдә Толоконникова төрмәдә тотылу шартлары һәм колония җитәкчелегеннән үтерү янауларына зарланып ачлык игълан итте. Җәзаларны үтәүне контроль итү идарәсе аның бу белдерүен "шантаж" дип бәяләде һәм аны тәртип бозганнар өчен тотыла торган бүлмәгә күчерделәр. Аннан ул кичә хастаханәгә озатылган.

Президент шурасы вәкилләре белән әлеге колониядә булган Шабалинский колониядәге хокук бозулар турындагы мәгълүматларны раслады.
XS
SM
MD
LG