Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү элекке биләмәләрендә иске уенын дәвам итмәкче


Русия Көнбатышка юл тотучы элекке совет республикаларын туктатып үзенең Таможня берлегенә куып кертү өчен ныграк тырышкан саен ул илләрдә Европага якынаю теләге көчәя бара.

Европа Берлеге белән ассоциация килешүе имзаларга теләгән Украина, Әрмәнстан һәм Молдовага Мәскәүнең басымы арту тагын бер мәртәбә игътибарны Русиянең әле дә үз тәэсире астында калган илләр белән ничек кылануына юнәлтте. Советлар Берлеге җимерелгәннән бирле Мәскәү үз бәйсезлекләрен ныгыта баручы республикаларга карата төрле басым ясау ысуллары кулланып килә.

Әле 1993 елда ук Эстониянең күпчелек халкы урыслар булган Нарва шәһәре Эстониядән аерылып чыгу өчен тавыш бирде. Ул чакта яңа бер милләтара канкоеш башланыр дигән шом таралды. Мәскәү Эстониядәге урыс теллеләрнең хокукларын яклаячагын белдерде. Нарва шәһәрендә яшәүчеләрнең кесәсендә хәзер инде Европа Берлеге паспорты һәм алар Русиягә элеккеге кебек омтылмый. Әмма Русия Грузиядә булсынмы, Молдова, Украина, Балтыйк буе илләрендә булсынмы, һаман шул ук ысулларын кулланып килә.

Шул ук вакытта күп кенә күзәтүчеләр элекке совет республикаларында соңгы ике дистәдән артык ел эчендә вазгыятьнең инде бик нык үзгәргәнлеген белдерә. Көнбатыш та, бигрәк тә Европа Берлеге ул илләрдә активлыгын арттыра бара. Мәскәү үз мәнфәгатьләрен кайгыртып басымны арттырганда элекке совет республикалары бәйсезлек юлыннан тайпылмау зарурлыгын ныграк аңлый бара.

Chatham House аналитик үзәгенең Русия һәм Евразия бүлеге белгече Джон Лаф моны төбәктә Русия белән Көнбатыш арасында барган көндәшлек нәтиҗәсе дип исәпли. "Русиянең сәясәте эзлеклерәк төс ала. Әмма шул ук вакытта аның янындагы илләр дә ныгый бара", ди Лаф.

Күзәтүчеләр фикеренчә, Европа Берлегенең Украина һәм Молдова кебек илләргә игътибарны арттыруы – Мәскәүнең ул илләрдә кулланган ысулларының нәтиҗәсе. Русиянең бойкот, сәүдә сугышлары белән янаулары, энергия чыганакларын сәяси корал итеп куллануы, урыс теллеләр күпләп яшәгән урыннарда чуалышлар чыгаруы инде күпләрне туйдырган.

Эдвард Лукас
Эдвард Лукас
"The Economist" журналы мөхәррире, Мәскәүнең гамәлләрен күптәннән күзәтеп баручы Эдвард Лукас: "Европа Берлегенә, алар телиме, юкмы, Русия белән геополитик бәрелештә булуларын күрсәтә торган сабак бу. Моңарчы Европа Берлеге күп нәрсәнең ике як өчен дә отышлы була алуына ышанып, урысларга карата яхшы мөнәсәбәттә булсаң, һәммә нәрсә дә шәп булачак дип уйлап беркатлылык күрсәтеп килде. Әмма бу алай түгел. Бу уенда ике як та түгел, бары бер як кына ота ала – йә Русия, йә Европа Берлеге. Минемчә Европа Берлеге элеккегә караганда катырак булырга тиеш", диде Азатлыкка.

Өстәвенә, Советлар Берлеге хатирәләре җуела бара һәм Русиянең күршеләре бәйсезлеклеккә ныграк ияләшә. Аның саен Мәскәү басымына каршы тору ихтыяры да көчәя. Лукас фикеренчә, Европа берлегенең ныграк катнашуы бу үзгәрешләрне тагын да куәтләндерә.

"Бу илләрдә Көнбатыш үз позицияләрен ныгытты һәм милли үзаң да көчәйде. Беларуста яки Украинаның көнчыгышында яшәүчеләр үзләренең чын илдә яшәүләрен инде аңлыйлар. 1990нчы еллар башында күпләр Советлар Берлегенең җимерелүенә ышанып бетә алмый иде әле. Шуңа күрә хәзер аларның дәүләт билгеләмәсе көчлерәк", ди Лукас.

Аның әйтүенчә, күп кенә элекке совет илләрендә сәүдә хәзер күбрәк Көнбатышка таба борылган һәм бу Европаның тәэсир итү мөмкинлекләрен арттырган.

Әмма әле Мәскәүнең дә шактый көчле тәэсир итү юллары калган. Русиядәге һәм аның Советлар Берлегеннән чыккан күршеләрендәге сәяси һәм бизнес элиталарның челтәре һаман да бик көчле булып кала бирә. Биредә коррупция гадәти күренеш һәм күпләр Европа белән якынайганда таләп ителәчәк ачык эш итү ысулына караганда совет чорыннан соңгы кланнар ысулын өстенрәк күрә.

"Урыслар үз эш ысулларының бу илләрнең шактыенда яхшы кабул ителүен, ул илләрдәге сәяси һәм бизнес элитада урысча эшләү ысулын якынрак күрүчеләр булуын беләләр", ди Лаф.

Шул ук вакытта, Лаф әйтүенчә, хәтта бу элиталар да Мәскәү диктатын кабул итәргә теләми һәм Кремльнең артык каты басым ясавы нәтиҗәсендә алар читкә борылырга мөмкин. "Башкалары урысларның нинди куркыныч тәкъдим ясавын инде күрәләр", ди ул.

Ничек кенә булмасын, Мәскәү әле дә ноябрьдә Литва башкаласы Вильнюста үтәчәк саммитта Украина, Молдова һәм Әрмәнстанның Европа Берлеге белән ассоциация килешүе имзалавына юл куймау өчен тырыша. Ул төрле ысуллар белән бу илләрне Русия, Беларус һәм Казакъстанның Таможня берлегенә куып кертергә тели. Әрмәнстанны инде күндерде дә кебек.

Аналитиклар әйтүенчә, Мәскәү моңа Әрмәнстанга хәрби ярдәмне туктату белән янау аша ирешкән. Мәскәүнең хәрби ярдәме булмаса, Таулы Карабах мәсьәләсендә Ереван Азәрбайҗан алдында көчсезләнеп калыр иде.

Ә менә күпкә мөһимрәк булган Украинага тәэсир итү тырышлыклары һаман да уңыш китерми. Русия инде украин таварларын чик буенда озакка тоткарлап та, газ бәяләрен күтәрү, сәүдә сугышлары белән янап та карады.

Бер атна элек исә Русия президенты Владимир Путинның өлкән киңәшчесе Сергей Глазьев тагын көчлерәк корал белән янап карарга булды. Глазьев, әгәр дә Киев Европа Берлеге белән ассоциация килешүен имзаласа, Украинаның көнчыгышындагы һәм көньягындагы урыс теллеләр аерылып чыгарга теләячәк, дип кисәтте.

Глазьевның Ялтада үткән конференциядәге бу чыгышын күпләр ризасызлык тавышлары белән каршылады. Украинаның элекке сәүдә министры Петро Парашенко: “Тарихта беренче мәртәбә халкыбызның 50 проценттан артыгы Европа белән интеграцияләнүне яклый, һәм бары 30 проценттан азрагы гына Русия белән якынаюны яклый. Моның өчен бик зур рәхмәт сезгә, Глазьев әфәнде”, дип җавап бирде.

11 сентябрьдә Мәскәү Молдовадан шәраб һәм башка хәмер эчеклекләре кертүне тыйды. Моны ул аларның сыйфатсыз булуы белән аңлатты. Русиянең баш санитар табибы Геннадий Онищенко халыкара сәясәттә бу ысулны инде бик күптәннән кулланып килә. Европа Берлегенең авыл хуҗалыгы комиссионеры Дачиан Чиолос исә Кишинев Ассоциация килешүен имзалаганга кадәр Европа Берлегендә Молдова шәрабларына булган барлык чикләүләрне бетерергә тәкъдим итте. Молдова тышкы эшләр министры Наталия Герман Европа Берлеге белән бәйләнешләрен ныгытучы Кишиневның Русиядән “һәртөрле басымга каршы торырлык дәрәҗәдә көчле” булуын белдерде.

Шулай да аналитиклар Вильнюста үтәчәк Европа Берлеге Көнчыгыш партнерлык саммитына кадәр калган ике ай чамасы вакытта Мәскәүнең Киев һәм Кишиневка басымны дәвам итәчәген фаразлый.
XS
SM
MD
LG