Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрксой оешуның 20 еллыгына багышланган чараларда Татарстан вәкилләре дә катнаша


ТӨРКСОЙ оешуына 20 ел тулу уңаеннен 1 октябрьдә, Төркия башкаласы Әнкарәнең иң абруйлы концерт залында 14 төрки җөмһурияттән килгән 150 сәнгать остасы зур тамаша күрсәтәчәк.

“Төрки дөнья йолдызлары” дип аталган концертта Татарстан һәм татар халык музыка сәнгатен Регина Вәлиева, Арслан Сәйфи һәм Рөстәм Вәлиев тәкъдим итәчәкләр.

«Татар-информ» хәбәр итүенчә, 800 кешелек концерт залындагы тамашачылар арасында Төркиянең дәүләт, сәясәт һәм сәнгать эшлеклеләре, төрки җөмһуриятләрнең мәдәният министрлары һәм вәкилләре белән бергә Татарстанның мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, элеккеге мәдәният министрлары Марсель Таишев, Илдус Тарханов һәм Зилә Вәлиева да булачак.

2 октябрь көнне ТӨРКСОЙ мәдәният министрларының XXXI Даими Шурасы утырышы узачак. Анда Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Төркия, Төрекмәнстан кебек ТӨРКСОЙ оешмасына тулы әгъза илләр һәм Алтай, Башкортстан, Гагауз, Саха-Якутия, Татарстан, Тыва, Төньяк Кыпрыстан кебек күзәтүче-әгъза җөмһуриятләрнең мәдәният министрлары вә вәкилләре катнашачак.

Утырышта 2014 елга эш программасын, киләсе елда Төрки мәдәният башкаласын игълан итү чаралары каралган.

«Шулай ук 2014 елның кайсы данлыклы төрки шәхес исеме белән йөртеләчәге турында сөйләшүләр алып барылачак. Утырышның соңгы бүлегендә ТӨРКСОЙ оешмасының җитәкчесе сайланачак, Даими Шураның 32 нче утырышын кайда һәм кайчан үткәрергә кирәклеге билгеләнәчәк», дип яза мәгълүмат агентлыгы.
XS
SM
MD
LG