Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:53

Лаеклы ялда булуына карамастан, әле дә бер минут та тик тормыйча эшләүче 72 яшьлек Феликс Мансуров бүгенге тормышыннан канәгать. Ул татар оешмалары белән элемтәдә тора, сәнгать белән кызыксына, “Бәхет” ансамбле гармунчысы, спектакльләрдә катнаша.

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Русиядә өлкән буын вәкилләрен олылау Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары нигезендә 1992 елдан башлап билгеләп үтелә. Кабул ителгән карарлар нигезендә октябрь аенда өлкәннәргә күбрәк игътибар юнәлтергә, алар өчен төрле чаралар уздыруны күздә тотарга, мөмкин кадәр өлкәннәрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү юлларын табарга кирәклегенә басым ясала.

Русия пенсия фондының Удмуртия бүлеге мәгълүматларына караганда, Удмуртиядә ел саен пенсионерлар саны арта. 2012 елда республикада 425 меңнән артык кеше пенсия яшендә исәпләнсә, агымдагы елда аларның сафы тагын җиде меңгә артыр дип фаразлана. Русия пенсия фондының Удмуртия бүлегенә взнослардан керем күләме арткан – ул сумма 23 миллиард 400 миллион сум тәшкил итә. Әмма бу сумма республикада яшәүче пенсионерларга пособие түләү өчен бары тик 48 процент кына тәшкил итә.

Удмуртия хөкүмәте халыкны социаль яклау өчен ел саен бюджеттан акча бүлеп килә. Мисал өчен, 2012 елда бу тармакны финанслау 4,9 миллиард сум тәшкил иткән. Республиканың социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бу сумма 2011 ел белән чагыштырганда тугыз процентка күбрәк. Аның 3.6 миллиард сумы социаль яклауга мохтаҗларга тотылган. 2012 ел дәвамында 36 төр пособие һәм компенсация бирелгән. Өстәмә түләүләр башка еллар белән чагыштырганда алты процентка арттырып түләнгән.

Феликс Мансуров

Феликс Мансуров

Лаеклы ялда булуына карамастан әле дә бер минут та тик тормыйча эшләүче 72 яшьлек Феликс Мансуров бүгенге тормышыннан канәгать. Ул татар оешмалары белән элемтәдә тора, сәнгать белән кызыксына, “Бәхет” ансамбле гармунчысы, спектакльләрдә катнаша.

Мансуровлар гаиләсе Ижау шәһәренә Сарапулдан күптән түгел күчеп килгән. Татар бистәсендә өй сатып алганнар. “Өйне, йорт-җирләрен, каралтыларны хәзер танылрык түгел, барысын да матурлап эшләдем, тиешле шартлар булдырдым”, диде Феликс Мансуров. Сарапулда да үз куллары белән ике бакчасын әкияттәге кебек эшләгән булган. Әле дә эшсез тормый. Эшкә дә урнашкан. Өйдә дә көзге пычраклардан арыныр өчен ишегалдын тигезли.

Эшләр беткәч, өйдә моңланып гармун тартып утыру гадәткә кергән Мансуровлар гаиләсендә. Гармунда уйнау - әтисеннән. Авылда (туган авылы Татарстанның Актаныш районы Кормаш авылы) кичләрен җырлавын әле дә искә ала.

Гармун телләреннән чыккан көй, татар моңы иң кече оныкларында да кызыксыну уята. Дөрес, кызчык биергә ярата икән. Туган телен белеп үсүен теләп, әти-әнисе аны татар гимназиясенә укырга биргән, ул анда әле укый башлаган гына. Әбисе белән бабасы оныкларына ярдәмгә килә. “Туган тел” җырын бергәләп башкаралар да инде.

Фәйрүзә һәм Феликс Мансуровлар оныклары Диана белән

Фәйрүзә һәм Феликс Мансуровлар оныклары Диана белән

Мансуровлар тормышның ямен, тәмен тоеп гомер итәләр. “Дус, тату яшәдек. Бер-беребезне аңлап, бер-беребезгә ярдәм итеп, шатлыкларга сөенеп гомер иттек. Бер-беребезгә терәк булу гаиләбезгә килгән зур кайгыны да - 40 яшендә улыбыз чирләп вафат булды - җиңеп чыгарга ярдәм итте”, диде Феликс аганың тормыш иптәше Фәйрүзә ханым. “Гаиләм - минем бәхетем” дигән фикердә алар икесе дә.

Яшьтән татар җырларын тыңлап үскән Феликс ага. Ижауга күчеп килгәч тә, ул “Бәхет” ансамбленә йөри башлый. Җәлил китапханәсендә очрашулардан хозурланып кайта. “Алар минем өчен якын туганнарым шикелле. Озаграк күрешми торсак, шалтыратып хәлемне белешәләр”, ди ул. Китапханә каршында оешкан татар театр түгәрәгенең актив әгъзасы да ул. Спектакльләрдә төп рольләрдә уйнау, концертларда катнашу аңа яңа урынга килеп урнышкач дуслар табарга мөмкинлек биргән. Сәхнә - аның тормышына өстәмә сулыш та.

“Бәхет” ансамбле дә кечкенә генә әсәрләрне сәхнәләштерә. Феликс Мансуров шулай ук төп рольләрдә уйный. Татар иҗтимагый үзәге оештырган чараларда да катнаша өлкән буын вәкиле. “Сарапулда татар оешмасы белән элемтә юк иде, башкалага килгәч милли оешмаларның актив эшләвен күреп, үзем дә чаралардан читтә калмаска тырышам”, диде ул.

“Горурланырлык оныкларыбыз бар. Олылары Чаллыда. Кечесе яныбызда. Аны тәрбияләп үстерергә ярдәм итәргә дип Сарапулдан Ижауга күчтек”, дип басым ясады Фәйрүзә ханым. Оныкларына татар телен өйрәтеп, дәресләрен хәзерләргә олылар ярдәм итә. Үз кызлары башлангыч белем алганда Сарапул мәктәпләрендә татар теле укытылмаган. Шуңа бу яктан дәү әни белән дәү әтиләренә оныклары белән шөгыльләнергә туры килә. Диана өлкәннәрне үзенең тырышып укуы белән дә, иҗатта уңышлары белән дә сөендереп тора. Өй тулы рәсемнәр ясап калдыра. Бакчадан үскән уңышларны да үзенчә тиз генә матурлап төзеп куя. Кайсыларын кызыклы итеп буяп та куя икән. Иң якын кешеләренә бүләкләрне дә үз куллары белән ясый – чигелгән паннолар да дәү әтисе белән дәү әбисе өендә шактый.

Күңелле итеп яшиләр Мансуровлар. Хезмәттән тәм табып, иҗаттан хозурланып, гаилә җылысын тоеп гомер итәләр. Картлык турында уйламыйлар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG