Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернет яңа төр эшмәкәрләр тудырды


Интернет яңа төр эшмәкәрләр тудырды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:05:38 0:00

Интернетнет яңа төр эшмәкәрләр тудырды

Сентябрьдә Казанда интернетта үз эшен башларга теләүчеләр өчен төрле махсус укулар-тренинглар башланды. Шуларның берсен татар егете Эдуард Макаров ай саен бушка оештыра. Аның сүзләренчә, кеше бүген эш эзләми, ә үз эшен башлау өчен белем, адымлап язылган юллар эзли.

23 яшьлек Эдуард Макаров белән без ул оештырган интернет бизнес серләренә багышланган тренингта очраштык. Бу юлы ул Киевтан интернет эшмәкәр буларак танылу алган 23 яшьлек Олесь Тимофеевны Казанга чакырган иде. Очрашу залына 500ләп кеше килгән, күбесе яшьләр, араларында зурлар да бар. Барысының да төп теләге - интернет аша зур акчалар эшләү. Тик монда бушлай чара буларак пәрәвездә үз эшеңне ачуның серләрен ачып бетермиләр, ә кызыксындыралар гына. Күбрәк беләсең килсә, син инде акча түләп икенче махсус тренинг үтәсең. Аларның бәяләре 10, 20, 30 меңнәр белән исәпләнелә.

Эдуард инде берничә ел эшкуарлык белән янган яшьләр өчен кызыксындыру чаралары оештыра, социаль челтәрләрдә халыкка мәгълүмат тарата. Аның тәэсирендә 50 меңләп кеше интернет эшмәкәрләр төркеменә туплана. Шулардан 500гә якыны реаль тренингка килә, ди ул.

Яшь эшкуар дискәтүкләр, шоу-концертларга йөрми диярлек, ә максатчан рәвештә бизнеста уңышка ирешергә тели. Аның эшмәкәр дуслары, командасы белән меңләгән халыкны җәлеп итә алуы һәм мәгълүматны дөрес итеп тарата белүе күпләрдә соклану уята. Эдуард белдергәнчә, нәкъ менә шул алымнарны өйрәнергә дип килә дә инде интернетта үз эшен ачарга теләүчеләр. Бу яңа төр эшмәкәрлек, хәтта дөнья пәрәвезендә 90нчы еллар килде дип тә әйтүчеләр бар. Эдуард егет-кызларга шул агымда яраткан шөгыльне эшкуарлыкка әйләндереп калырга киңәш итте.

Интернетта эш башлап миллион сум табыш алучы геройлар яшьләрне бик тиз җәлеп итә, шуңа да тренинг оештыручылар да, анда йөрүчеләр дә арта бара. Белгечләр фикеренчә, интернет-бизнес өч ел дәвамында зур үсеш алачак, аннан торгынлык чоры башланырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG