Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уралда балаларны яклыйбыз дип сәяси карьерага өметләнәләр


Элтон Джон
Элтон Джон

Уралдагы оешма Элтон Джонның Мәскәүдә һәм Казанда үтәчәк концертларын тыюны таләп иткәндә, Екатеринбурдагы оештыручылар җырчыны үзләрендә көтә.

Үзен "Урал ата-аналары комитеты" дип атаган Екатеринбурда урнашкан иҗтимагый оешма узган атнада Русия президенты Владимир Путин һәм президентның балалар хокукларын яклаучы вәкиле Павел Астаховка мөрәҗәгать итеп Элтон Джонның Мәскәүдә һәм Казанда үтәчәк концертларын тыюны сорады.

2009 елда Элтон Джон Украинада ятимнәр йортында җырлады
2009 елда Элтон Джон Украинада ятимнәр йортында җырлады
"Элтон Джонның килүе ул Русиядәге гейларны яклау өчен алдан оештырылган чара һәм илебезнең хокукый системына мәгълүмәти һөҗүм булып тора", дигән әлеге фонд җитәкчесе, Свердлау өлкәсе Җәмәгать пулатының гаилә һәм демография эшләре комиссиясе әгъзасе Евгений Жабреев шул хатында.

Интернетта бу мәгълүмат "Ата-аналар балаларын яклап Элтон Джонны Русиягә кертүгә каршы" дигән баш исем белән таралды. Үзе төзегән иҗтимагый оешмага шундый отышлы исем тапкан ("Урал ата-аналары комитеты") Евгений Жабреев белән эшләгән, аңа теләктәшлек белдергән башка беркемне дә табып булмады. Оешманың телефоннары инде бер атна җавап бирми, е-маил, социаль челтәрләрдә дә җавап юк.

"Казан белән Екатеринбур арасында көндәшлек юк"

Бу адымы белән әлеге хатны язучылар (яки язган бер кеше), киресенчә, үзенә тискәре имидж ясый, ди Элтон Джонның Казандагы чыгышын оештыручы "Билетти" ширкәтенең баш продюсеры Денис Вәлиев.

"Элтон Джон кем дә, бу Урал фондын оештыручы кем? Чагыштырып та булмый бит. Яңа ел алдыннан Екатеринбурда Мэрлин Мэнсон булып китте. Аның ориентациясе турында сораулар да тумады, өстәвенә аның наркотиклар белән дус булуы билгеле. Кайда иде балаларын кайгыртучылар ул чакта? Концертларга каршы хатлар язучы бу кеше үзенә каршы эшли, концерт булу-булмау карарын Элтон Джон үзе генә кабул итә", диде Денис Вәлиев.

2010 елның декабрендә Элтон Джон концертына Русиянең ул чактагы президенты Дмитрий Медведев хатыны белән килде
2010 елның декабрендә Элтон Джон концертына Русиянең ул чактагы президенты Дмитрий Медведев хатыны белән килде
Июль аенда Элтон Джонның концерты Екатеринбурда үтәргә тиеш иде. Билетлар сатылып бетте дигәндә генә җырчының сукыр эчәк белән операциягә ятуы һәм килә алмавы билгеле булды. Концерт кичектерелде, дип сөйләде Азатлыкка аның Урал башкаласындагы чыгышын оештыручы "Бомонд" ширкәтенең матбугат вәкиле Елена Немченко.

"Якын арада Элтон Джонның продюсерларыннан Екатеринбурга килү вакытын билгеләүне көтәбез. Аның концертына барысы да әзер. Мәскәү һәм Казандагы концертларын тыюны сорап Путинга хат язучы турында ишеткәнебез бар, аңа бары тик үз-үзен күрсәтү кирәк, сүз балаларны яки ата-аналарны кайгырту турында бармыйдыр", диде Елена Немченко.

"Бомонд" оешмасы вәкиле шулай ук Элтон Джонның Казанда 2013 декабрендә чыгыш ясавы әле Екатеринбур концерты көне билгеләнгәнче үк хәбәр ителгән иде, диде. "Казан белән Екатеринбур арасында көндәшлек юк, бу ике аерым проект", диде Елена Немченко.

"Билетти" җитәкчесе Денис Вәлиев сүзләренә караганда, концертка әзерлек Русия кануннары кысаларында бара, шул исәптән Элтон Джон концертын ул гей-пропаганда, дип санамый. "Дөньяның иң танылган җырчыларының берсе монда үзенең хитларын, талантын алып килә", диде Денис.

Евгений Жабреев (сулда) Владимир Жириновский белән (уртада)
Евгений Жабреев (сулда) Владимир Жириновский белән (уртада)
"Урал ата-аналары җитәкчесе" Евгений Жабреевның иҗтимагый эшчәнлеге гел йолдызлар тирәсендә булганы да игътибарны җәлеп итә. Быел аның исеме элекке порно йолдыз Саша Грей белән бәйле телгә алынды. Жабреев американ актрисасы Саша Грейның Русия буйлап сәфәренә, аерым алганда Екатеринбурда тукталыш ясавына каршы чыккан иде. Халык сүзе белән әйтсәк, "кеше кулы белән елан тотарга яраткан" Жабреевны социаль челтәрләрдә Мәскәүдә Дәүләт думасында танылган кешеләр белән төшкән фотоларда күреп була.

Балаларны яклау максаты белән төзелгән иҗтимагый фондның балалар өчен кылган тагын башка гамәлләренә килгәндә, Жабреевның Свердлау өлкәсе Югары Пошма авылында балалар белән футбол уйнап кайтуы турында гына мәгълүмат табылды. УралВагонЗавод хезмәткәре Игорь Холманскихны да беркем белми иде. Хәзер ул Русия президентының Уралданы вәкиле булды. Бәлки Жабреев та шул юлны сайлагандыр? Холманских белән Жабреевның чыгышлары "Русия ватандашлары мәнфәгатьләрен кайгыртучы" (Накануне.Ru) интернет-сәхифәләрендә бергә күренә башлады инде.
XS
SM
MD
LG