Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:18

Путинны Нобел тынычлык бүләгенә тәкъдим иттеләр


Рухи бердәмлек һәм хезмәттәшлек халыкара академиясе Русия президенты Владимир Путинны Нобел тынычлык бүләгенә тәкъдим итте.

“Нобел бүләге комитетына хат 16 сентябрь көнне җибәрелгән һәм 20 сентябрьдә алынган. Безнең президентның авыр районнарда, аеруча Беслан, Көньяк Осетиядә тынычлык урнаштыруда нинди роль уйнаганын яхшы беләбез”, ди академия президенты Георгий Трапезников.

Президент сүзчесе Дмитрий Песков бу хәрәкәтнең президент идарәсе белән алдан килештерелмәгәнен әйтте.

XS
SM
MD
LG