Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Бәхетле»нең хәләл кибете Иске Казанда булачак


Казанда Иске татар бистәсендә «Бәхетле»нең беренче хәләл супермаркеты 15 декабрьдә ачылачак. Әлеге кибетнең Универсиадага кадәр ачылачагы әйтелсә дә, бу дөрескә туры килмәде.

«Бу аерым бина булып торачак һәм ул ширкәт акчасына төзеләчәк», дигән «Бәхетле» «Бизнес Online»га.

Анда ширкәт үзе җитештергән азык-төлектән тыш, ислам шартларына туры китерелгән көндәлек кирәк яракларны да сатачак.

Forbes 2013 елда Русиядә иң бай хатын-кызлар исемлеген игълан иткән иде. Бу исемлеккә Татарстаннан “Бәхетле” челтәре хуҗасы Мөслимә Латыйпова да керде.
XS
SM
MD
LG