Accessibility links

Кайнар хәбәр

Толоконникова адвокатлары мөрәҗәгате нигезендә тикшерү башланды


Мордовиядә махсус прокуратура Pussy Riot панк-төркеме катнашучысы, колониягә хөкем ителгән Надежды Толоконникованың яклаудан мәхрүм булуы турындагы шикаятен тикшерәчәк. Бу хакта прокурор Владимир Мельников белдерде.

23 сентябрьдә Толоконникова төрмәдә тотылу шартлары һәм колония җитәкчелегеннән үтерү янауларына зарланып ачлык игълан итте. Җәзаларны үтәүне контроль итү идарәсе аның бу белдерүен "шантаж" дип бәяләде һәм аны тәртип бозганнар өчен тотыла торган бүлмәгә күчерделәр. Аннан ул хастаханәгә озатылган. Шуннан бирле Толоконникова белән элемтә юк. Мордовиядәге җәзаларны үтәү идарәсе моны табиблар киңәшенә сылтый.

Толоконникова адвокаты Дмитрий Динзе тоткыннарны эшкә мәҗбүр итү өчен Мордовиянең 14нче колониясе җитәкчелегенә карата җинаять эше ачуны һәм колониядә тикшерү уздыруны таләп итеп Русия тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән.

Мөрәҗәгатькә ике видеоязма һәм бер тоткын белән әңгәмә дә беркетелгән.
XS
SM
MD
LG