Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иң намуслы кешеләр кайда яши?


16 шәһәрдә урамга акча янчыклары ташлап үткәрелгән сынау намуслы кешеләрнең Һелсинкида күп булуын күрсәткән. Лиссабонда яшәүчеләр 12 янчыкның берсен дә кайтармаган.

Reader’s Digest журналы төрле илләрдә яшәүчеләрнең ни дәрәҗәдә намуслы булуын акчалы янчык белән тикшереп караган. Таушалганрак янчыкка 50 доллар күләмендә акча һәм хуҗасының исеме, телефон номеры язылган берәр документ салып аны урамда калдырганнар.

Бу тикшеренү дөньяның 16 шәһәрендә уздырылган. Һәрбер шәһәрдә барлыгы 12 акча янчыгы “югалтканнар”. Аларны паркларда, тратуарларда, кибетләр янында калдырганнар һәм аларны табучыларның ни эшләвен ерактан күзәтеп торганнар.

Шушы сынау нәтиҗәсендә намуслы кешеләрнең Һелсинкида күбрәк булуы ачыкланган. Һельсинкида “югалтылган” 12 янчыкның 11-е хуҗасына кире кайтарылган.

Шул янчыкларны кайтаручыларның берсе, 27 яшьлек эшмәкәр Лассе Луомакоски Һельсинкиның беренче урында булуын “Финнар гомумән намуслы халык. Без азсанлы, тыныч, бер-беребез белән нык бәйләнгән халык. Бездә коррупция аз һәм без хәтта кызыл машина белән кызыл утка да бармыйбыз”, дип аңлатты.

Намуслы кешеләр иң аз шәһәр Португалия башкаласы Лиссабон булган. Анда 12 янчыкның бары берсе генә хуҗасына кайтарылган. Анысын да Лиссабонга Һолландиядән кунакка килгән бер пар кайтарган.

Төрле шәһәрләрдә “югалтылган” барлык янчыкларның яртысы диярлек – 47 проценты – кире кайтарылган, 53 процент янчык табучылар кулында калган.

“Readers Digest”ның Британия чыгарылышы мөхәррире, тикшеренүнең Лондондагы өлешен үткәргән Кэтрин Һагней иң мөһиме – 47 процент кешеләрнең янчыкны хуҗасына кайтаруы, ди.

“Хәзерге икътисадый вазгыятьнең кешеләрнең әхлакый кыйммәтләренә нинди тәэсир ясавына исең китәрлек. Шуңа күрә без шул кадәр күп кешенең янчыкларны кайтаруын яхшы күренеш дип бәялибез”, ди Һагней.

"Намуслы шәһәрләр" рейтингы

1. Һелсинки (кайтарылган янчыклар саны 11)
2. Мумбай (9)
3. Будапешт, Нью-Йорк (8)
4. Амстердам, Мәскәү (7)
5. Берлин, Любляна (6)
6. Лондон, Варшау (5)
7. Бухарест, Рио-де-Жанейро, Цюрих (4)
8. Прага (3)
9. Мадрид (2)
10. Лиссабон (1)

Мәскәүдә табылган 12 янчыкның җидесе хуҗасына кире кайтарылган. Бер янчыкны кайтарган Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре Эдуард Анитпин үзенең бу гамәлен әти-әнисе биргән тәрбия белән аңлата. Икенче бер янчыктагы телефон номерына шалтыраткан башка берәү: “Мин кешеләр бер-беренә ярдәм итәргә тиеш, дип исәплим. Һәм, әгәр дә мин кемне дә булса бераз бәхетлерәк итә алам икән, мин аны яшлиячәкмен”, дигән аңлатма бирә.

Варшауда 12 янчыкның бишесе хуҗасына кайтарылган. Шуларның берсен тапкан 28 яшьлек биотехнолог Марлена Каминска янчыктагы телефон номерына берничә сәгать үткәч кенә шалтыраткан. Моны ул бер хезмәттәшенең шалтыратмаска киңәш итүе белән аңлата. Әмма ахыр чиктә ул соңарып булса да шалтыратырга карар иткән.

Тикшеренү янчыкларны кайтаручылар җенес яки яшь ягыннан кайтармаучылардан аерылмавын күрсәткән. Польшада хуҗасына кайтарылман җиде янчыкның барысын да хатын-кызлар тапкан булган. Нью-Йоркта хуҗасының гаилә фотосы салынган янчыкны табучы яшьләр аны хуҗасына кайтарса, Прагадагы яшьләр кайтармаган.

Бразилиянең Рио-де-Жанейро шәһәрендә янчыкларның дүртесе генә кайтарылган. Кайтаручыларның берсе, 73 яшьлек бер әби бу янчык минеке булмаганга күрә аның эчендә табылган телефон номерына шалтыраттым, дигән. Ә менә Польшада 60 яшьләрдәге бер хатын табылган янчыкның эченә күз салган да, якындагы бинага кереп югалган.

Иң намуслы Финляндия белән иң намуссыз Португалиядәге икътисади вазгыятьне чагыштыру да кызыклы. Финляндиядә икътисад үсә бара һәм эшсезлек дәрәҗәсе 7,3 процент булса, Португалия икътисады инде рәттән өч ел буе түбән тәгәри һәм анда эшсезлек дәрәҗәсе 17,5 процент.

Тикшеренү янчыкларны кайтаручыларның ни өчен кайтарганлыгын ачыкласа да, кайтармаучыларны бу моңа нәрсә этәргәнлеге билгесез булып кала. Мисал өчен, Словения башкаласы Люблянада илле яшьләрдәге бер кеше урамда яткан акча янчыгын күргәч башта телефоннан каядыр – бәлки полициягә – шалтырата башлаган. Әмма бераздан телефонын кесәсенә салган да тиз генә янчыкны алып кыйбатлы машинасына утырып китеп барган.

Психологлар бу хәлләргә үз аңлатмасын бирә. Алар әйтүенчә, кешеләрне намуслы һәм намуссызга җиңел генә бүлергә ярамый, бер төрле шартларда бик намуслы булган кешеләр башка төрлерәк шартларда бик намуссыз да була ала икән.

Бухаресттагы сынауда бер яшь кеше янчыкны тапкач башта якындагы кешеләрдән сорашып аның хуҗасын эзләгән, әмма таба алмагач янчыкны кесәсенә салып китеп барган һәм янчыктагы телефон номерына бер дә шалтыратмаган.
XS
SM
MD
LG