Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда балалар йортында ике тәрбияләнүче үлеменә бәйле җинаять эше ачылган


Казанда акылга зәгыйфь балалар тәрбияләнә торган Дәрвишләр бистәсе интернатында үлгән балаларга бәйле җинаять эше ачылган. 30 сентябрьдә10 яшьлек кыз үлсә, көндез хастаханәнең реанимация бүлегендә 10 яшьлек малайның гомере өзелгән. Шулай ук 22 бала вирус инфекциясе һәм эч китү авыруы белән хастаханәгә озатылган.

Хәзерге вакытта бу хәлләрне тикшерү бара.
XS
SM
MD
LG