Accessibility links

Кайнар хәбәр

Kazansummit V нче форумы үз эшен башлады


Әлеге форум инде Казанда бишенче тапкыр уза
Әлеге форум инде Казанда бишенче тапкыр уза
Бүген Татарстанда Kazansummit V нче форумы ачылды. Әлеге уңайдан узган эшлекле иртәнге ашта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Русия Федерация Шурасы вице-спикеры Ильяс Умаханов, чит ил эшмәкәрләре, дәүләт оешмасы вәкилләре, белгечләр катнашты. Миңнеханов сүзләренчә, әлеге форум үзен Русияне ислам дөньясы белән якынайту мөмкинлеге бирүче мәйданчык буларак тәкъдим итте. Әлеге чараның яңа элемтәләр булдыру өчен бик мөһим булуын ассызыклап узды.

PwC, Ernst&Young һәм чит илнең башка күп кенә ширкәтләре Русия һәм шул исәптән Татарстанда эшләү турындагы фикерләре белән уртаклашты. Алар барысы да Татарстанның ышанычлы партнер һәм чит ил инвестицияләрен кертү өчен ышанычлы республика булуын әйтте.

Күптән түгел узган матбугат очрашуында Казан саммитын оештыру комитеты рәисе Линар Якупов әйтүенчә, төп чаралар кысаларында Казан янында төзеләчәк “Смарт-Сити” шәһәрчеге нигезенә таш салыначак. Ул фәнни-тикшеренү, мәгариф, Татарстанның икътисад өлкәләре үсеше өчен яңа мәйдан булыр, дип көтелә. Шулай ук саммитта Русиядәге Ислам финанс үсешенең юл харитасы да тәкъдим ителәчәк.

“Бүгенге көнгә хәтле төгәл нәрсә эшләргә кирәк дигән шундый програм юк иде, Русиядәге Ислам финанс үсешенең юл харитасы, әлбәттә, бик кирәкле әйбер, аны Thomson Reuters ширкәте ясады, ләкин без бик актив катнаштык бу эштә”, диде ул.

Саммит кысаларында аерым Ислам икътисады һәм финансына багышланган конференция үтәчәк, анда Глобаль Ислам банк үзәге вәкиле дә катнаша. Русиядә бу өлкәдә кайбер банклар тарафыннан тәҗрибә тупланып килсә дә, тулы Ислам банкын эшләп булмаячак, дип сөйләде Линар Якупов.

“Ислам банкы, әгәр тулы банк турында сөйләгәндә, бүгенге көндә Русия кануннарына нигезләнеп, андый банк эшләп булмый. Ләкин бүгенге көндә кайсыбер банклар, кайсыбер инвистицион ширкәтләр ягыннан тиешле тәҗрибә җыйналып килә. Берникадәр инвистицион ислам продуктлары инде базарга чыга, аның буенча эшлиләр.

Ул чит илдән килгән катшашучылар белән генә түгел, ә безнең үзебездән чыккан егетләр, үзебезнең структуралар тәкъдим иткән продуктлар Ислам кануннарына туры килә торган, без аларның үсешләрен карап торабыз, елына 30-40% үсәләр алар. Шуңа күрә бу юнәлештә потенциал бик зур дип саныйм” диде ул.
XS
SM
MD
LG