Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удальцовны өй сагында калдыруны февральгә кадәр озайтканнар


«Сул фронт» хәрәкәте координаторы Сергей Удальцовны өй сагында калдыру карарын мәхкәмә 6 февральгә кадәр озайтты.

Мәкхкәмә утырышы барышында Удальцов залог бирү мөмкинлеген карарга сорады, әмма мәхкәмә аны кире какты.

Удальцов узган елның 9 февраленнән бирле өй сагында тотыла. Ул Русиядә чуалышлар оештыруда гаепләнә. Инде сигез ай дәвамында ул беркайда да эшләми һәм хезмәт хакы алмый, чөнки анарга компьютердан куллану тыелган. Шулай ук өйдә даими тентүләр булып тору сәбәпле, балаларын туганнары алып киткән һәм ул аларны инде берничә ай күргәне юк.
XS
SM
MD
LG