Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:17

Казанда Русиядә булмаган ислам банклары турында сөйләшәләр


Kazansummit “Русия турында миф”лар дигән темага иртәнге аштан башланып китте

Kazansummit “Русия турында миф”лар дигән темага иртәнге аштан башланып китте

Казанда Русияне ислам дөньясы белән якынайту мөмкинлеген бирүче чарада катнашучылар үз эшенә кереште. Ул “Русия турында миф”лар дигән темага багышланган иртәнге аштан башланып китте.

Бүген Татарстанда Kazansummit Vнче форумы ачылды. Әлеге уңайдан узган эшлекле иртәнге ашта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Русия Федерация шурасы вице-спикеры Ильяс Умаханов, чит ил эшмәкәрләре, дәүләт оешмасы вәкилләре, белгечләр катнашты. Миңнеханов сүзләренчә, әлеге форум үзен Русияне ислам дөньясы белән якынайту мөмкинлеге бирүче мәйданчык буларак тәкъдим итте. Әлеге чараның яңа элемтәләр булдыру өчен бик мөһим булуын ассызыклап узды.

PwC, Ernst&Young һәм чит илнең башка күп кенә ширкәтләре Русия һәм шул исәптән Татарстанда эшләү турындагы фикерләре белән уртаклашты. Алар барысы да Татарстанның ышанычлы партнер һәм чит ил инвестицияләрен кертү өчен ышанычлы республика булуын әйтте.

"Смарт Сити Казан"га нигез ташы салу

"Смарт Сити Казан"га нигез ташы салу

Бүген чара кысаларында Казан янында төзелеп килүче “Смарт-Сити” шәһәрчеге нигезенә таш салынды. Ул фәнни-тикшеренү, мәгариф, Татарстанның икътисад өлкәләре үсеше өчен яңа мәйдан булыр, дип көтелә.

Күптән түгел узган матбугат очрашуында Казан саммитын оештыру комитеты рәисе Линар Якупов әйтүенчә, төп чаралар кысаларында Русиядәге ислам финанс үсешенең юл харитасы да тәкъдим ителәчәк.

“Бүгенге көнгә хәтле төгәл нәрсә эшләргә кирәк дигән шундый програм юк иде, Русиядәге Ислам финанс үсешенең юл харитасы, әлбәттә, бик кирәкле әйбер, аны Thomson Reuters ширкәте ясады, ләкин без бик актив катнаштык бу эштә”, диде ул.

Саммит кысаларында аерым ислам икътисады һәм финансына багышланган конференция үтәчәк, анда Глобаль ислам банкы үзәге вәкиле дә катнаша. Русиядә бу өлкәдә кайбер банклар тарафыннан тәҗрибә тупланып килсә дә, тулы ислам банкын эшләп булмаячак, дип сөйләде Линар Якупов.

“Ислам банкы, әгәр тулы банк турында сөйләгәндә, бүгенге көндә Русия кануннарына нигезләнеп, андый банк эшләп булмый. Ләкин бүгенге көндә кайсыбер банклар, кайсыбер инвистицион ширкәтләр ягыннан тиешле тәҗрибә җыйналып килә. Берникадәр инвистицион ислам продуктлары инде базарга чыга, аның буенча эшлиләр.

Линар Якупов

Линар Якупов

Ул чит илдән килгән катнашучылар белән генә түгел, ә безнең үзебездән чыккан егетләр, үзебезнең структуралар тәкъдим иткән продуктлар ислам кануннарына туры килә торган, без аларның үсешләрен карап торабыз, елына 30-40% үсәләр алар. Шуңа күрә бу юнәлештә потенциал бик зур дип саныйм” диде ул.

Моннан берничә ел элек Кол-Шәриф мәчетенең элекке имамы Рамил хәрәт Юныс Русия һәм гарәп илләре икътисадчыларын якынайтучы шау-шулы җыелышларның артуы куандыра, әмма бу чараларның нәтиҗәләре аз булуы борчый дип әйткән иде.

“Соңгы елларда бу мәсьәләдә күбрәк сөйләү бара, эше аз. Икътисад - ул тыныч әйбер. Кайсы сәүдәгәрнең кычкырып йөргәнен күргәнегез бар. Әгәр без уңышлы нәтиҗәгә ирешергә телибез икән, бу эшләрне бераз тынычрак башкарырга кирәк. Әмма күп вакытта артыгын сөйлибез дә, күз тидерәбез, эшебез барып чыкмый. Бу саммитны тәнкыйтьләмим, әмма шушы зур вакыйгаларның уңышлы нәтиҗәсе булуын телим. Татарстан халкы да үз акчасын хәләл юлда эшләтеп, хәләл кредитлардан куллансын иде дигән теләктә калам”, дигән иде Рамил Юныс.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG