Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан белән Google килешү имзалады


Казанның IT-паркында «Татарстан, алга» программасы эшли башлады. Ул “Алга Googl белән!” дип аталган мәгариф башлангычының беренче өлеше санала. Кампания башлыгы Юлия Соловьева, әлеге чараның беренче булып Татарстанда узуын әйтте. Чара Русия төбәкләрендә интернет технологияләрен кулланучыларның мөмкинлекләрен үстерүне күздә тота.

Казандагы ачылышта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм Googl белән ниятләр турында килешү имзаланды.

Чара кысаларында бизнес-семинарлар, студентлар һәм мәктәп укучылары өчен лекцияләр, мәгариф хезмәткәрләре, програмнар эшләүчеләр өчен чаралар оештырылачак.

Шулай ук мәгариф хезмәткәрләре белем бирү эшчәнлегендә интернет технологияләр куллануга багышланган курсларда белем арттырачак.
XS
SM
MD
LG