Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кол Шәриф мәчете каршында флешмоб узачак


4 октябрьдә Кол Шәриф мәчете каршындагы мәйданда флешмоб үтәчәк. Казан Кирмәне хәбәр итүенчә, аның серләре әлегә ачылмый, бары тик чарадан соң катнашучылар бушлай Казан Кирмәне музейларын карый алачагы гына әйтелә. Ул көнне алар кичке тугызга кадәр эшләячәк.

Шушы юл белән чараны оештыручылар “Русия 10” бәйгесендә Кол Шәриф мәчете өчен тавыш бирүчеләргә рәхмәт белдермәкче.
XS
SM
MD
LG